26 июль 2016 яңалыклары
-
Иң яхшы трамвай йөртүче – Чулпан
Шәһәр электр транспорты предприятиесендә «Иң яхшы трамвай йөртүче» исеме өчен һөнәри осталык конкурсы узды. Моның максаты - Бөтенроссия конкурсына җибәрү өчен иң лаеклы кешене сайлап алу. Узган ел Самара шәһәрендә үткәрелгән Бөтен-россия конкурсында Түбән Кама вәкиле Альбина Хәкимова беренче урынны алган иде. Шәһәр электр транспорты предприятиесе директоры Рафаил Хәбибуллин белән...
-
Аптыратыйммы-йөдәтимме уены, яки Химия тәэсире түгел, ә Себер урманнары яну шаукымы икән...
«15 июль кичендә үк квартирга кереп тулган ис, гафу итегез, бәдрәфтәге «свежий» б..к исен хәтерләтә башлаган иде. Этилен заводында капиталь ремонтка, үзләре хәбәр иткәнчә, 18ендә түгел, хәзердән үк тотынганнар икән дип уйлап куйдык. Тик ул ис ял көннәрен эшнекенә ялгап тарала бирде. 21 июль иртәсендә бу искә асфальт яки ташкүмер...
-
Сөйләшә беләбезме?
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллинның Татарстан язучылар корылтаенда ясаган һәм «Туган як»ның 12 июль санында урын алган «Яза беләбезме?» дигән чыгышы бу язмама, үзенә күрә, бер этәргеч булды. Әдәби телдә язу өчен аерым осталык, сәләт кирәк һәм ул һәркемгә дә бирелми. Хәзерге татар сөйләм теленең бик ярлы булуы,...
-
Колония «зэк»лары да шәһәр төзеште
Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан, Түбән Каманы төзүдә актив катнашкан кешеләр турында китап чыкты. Ул китапны укып чыккач, күңелемдә үпкә хисе дип әйтимме, ниндидер ризасызлык туды. Кама елгасы буендагы зур төзелеш башланган елларны искә төшерик әле. Билгеле булганча, коммунистлар партиясе яшь шәһәр төзелешен «удар комсомол төзе- леше» (ударная комсо-мольская стройка) дип...
-
«Алтынчәч»тә ярты гомер узып китте
Педагогия училищесында бер ел укыгач, сагынуга түзә алмыйча ташлап кайтырга уйладым. Әнкәй каршы килмәде, әмма җанга тиярлек итеп, бер генә җөмлә әйтте: «Укыйсың килмәсә, сыер саварсың!» Сыер саву үзәккә үткән-гәдер инде, ул вакытта әнкәйнең сүзләре миңа хөкем карарыдай тоелды. Үзебезнең авыл белән Түбән Кама арасын кайта-китә йөреп, 1986 елда Түбән...
-
«Автоледи» кем булыр?
6 августта Түбән Камада «Автоледи-2016» конкурсы үткәрелә. Бу конкурста «В» категорияле автомобиль йөртү хокукы булган хатын-кызлар катнаша ала. Ахырдан жюри өч приз-лы урын ияләрен һәм аерым номинацияләрдә җиңүчеләрне билге-ләячәк. Катнашырга те- ләсәгез, телефоннан (39-16-50) яки электрон адрес буенча (gibdd_nk@mail.ru) заявка бирегез.
-
Открыт прямой рейс
Открыт прямой еженедельный регулярный рейс Казань- Франкфурт-на-Майне-Казань. Полеты осуществляются два раза в неделю (в понедельник и пятницу). Из Франкфурта-на-Майне можно вылетерь в афины, Мадрид, Пальму де Майорка, приштину, на Мальту.