25 октябрь 2019 яңалыклары
-
Быелга эш тәмам
Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы юлның төзекләндерүдән соң ачылуы уңаеннан, Түбән Камага ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә килде.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Хәтер көнен «Тарих сәгате» үткәреп искә алдылар.
-
Суын эчәләр, китап укыйлар
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре, Болгар авылындагы «Әниләр чишмәсе»нә бардылар.
-
Беренчеләре китте
Түбән Кама муниципаль районыннан көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә беренче төркем озатылды. Илне сакларга 44 егет киткән.
-
Әле дә алданалар
Девон Кредит банкы клиентларыннан 60 кеше алдаучылар кулыннан зыян күргән, шуларның җидесе – түбәнкамалы.
-
Нигездә – сыра
Түбән Кама дәүләт алкоголь инспекциясе «Росспиртпром» компаниясенә, юк итү өчен 1000 литрдан артык спиртлы эчемлек тапшырган.
-
Туган телне хөрмәт итик!
19 октябрьдә Татарстан халкы бердәм рәвештә татарча диктант язды. Бу акция дүртенче тапкыр үтүе һәм анда республикабыз гына түгел, Россия шәһәрләре дә, чит илләр дә катнаша.
-
Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә
Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.
-
Сораулар булса
Санлы телевидениегә күчү буенча мөрәҗәгатьләр кимү сәбәпле, ярдәм үзәге булган 072 телефоны шалтыратуларны кабул итмәячәк.
-
Актив булулары сөендерде
Мәктәптә укыган елларымны хәтердә яңарту теләге белән Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә татарча диктант язарга бардым.
-
«Кухня» теле белән калырбызмы икән?
Сүзем әлеге дә баягы татар теле турында булыр. Мескен дәрәҗәсенә төшерелгән, ни гаҗәп, татар халкы тарафыннан кимсетелгән тел.
-
Үлем-китемнәр дә бар
Иртәнге сәгать 6.30 да шин заводына каршы юлда Яр Чаллыга таба баручы «Калина» автомобилен йөртүче кагыйдәне бозып, каршы як юлга чыккан һәм «ВИС» машинасы белән бәрелешкән.
-
Җинаятькә нәрсә этәргән?
Химиклар урамындагы күп катлы йортларның берсендә, аш бүлмәсендә – хатын, юыну бүлмәсендә ир мәетләре табылган. Фараз буенча, 54 яшьлек ир башта 31 яшьлек хатынын буып үтергән, аннары үзе асылынган.
-
СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ХОККЕЙ.
-
Яңа технологияләр кулланып...
Шәһәрдәшебез кесә телефоны өчен «Дөрес яз!» мобиль кушымта уйлап тапкан. Татар теленә кечкенәдән гашыйк Гөлназ Шалафаева, аның ярдәме белән үз белемнәрен татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә тикшерә ала, дип саный.