23 декабрь 2016 яңалыклары
-
Берәүләр балалар өчен тау ясый, икенчеләр чыршы бизи
Түбән Кама урамнарында бәйрәм мохиты сизелә башлады. Кайбер микрорайоннарга Кыш бабай белән кар кызы да килделәр. Бакый Урманче урамындагы 31нче, 33нче йортта яшәүчеләр ишегалларын үз теләкләре, хыяллары буенча бизи. Түбәнкамалылар шулай ук балаларга рәхәтләнеп шуар өчен тау да җиткерәләр. Шәһәрдәшләргә Яңа ел кәефен җирле үзидарә, идарәче компания, йортлар буенча өлкәннәр...
-
Татар яшьләре өчен шәһәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла
Егетләр һәм кызлар аларда теләп катнаша. Шушы көннәрдә "Акчарлак" үзәгендә татарча Яңа ел бәйрәме узды. Милли көйгә биюләр, уеннар, татар телендә җырлар яшьләр күңеленә хуш килдеме?
-
Якын арада безнең кыш бабабыз НТРда җыелган бүләкләрне тарата башлаячак
Хәзерге вакытта аларны тапшырасы балалар исемлеге төзелә. Ә редакциягә һаман кеше агыла. "Кыш бабай бул" акциясенә күп кеше үз өлешен кертергә тели. Шул ук вакытта балалар яңа ел бәйгесендә дә катнаша - алар Кыш бабайга матур эчтәлекле хат язып НТРга алып киләләр. Җиңүчеләргә Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләкләр тапшырылачак .
-
Исламда тыелганмы?
Быел декабрь ае, тулысынча диярлек, рәбигыль-әүвәл ае белән тәңгәл. Билгеле булганча, ул айда пәйгамбәребез Мөхәммәд туган. Мөселманнар өчен бу ни дәрәҗәдә әһәмиятле вакыйга? Шул хакта Сәлимҗан хәлфә ДОМНИН белән уздырган әңгәмә укучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. - Әлеге сорауга җавап табар өчен кешелек тарихы башлангычына әй-ләнеп кайтыйк. Иң...
-
Хаҗ сәфәренә җыенсагыз
Бик күп шәһәрдәшләребез, Аллаһының рәхмәте белән, 2017 елда изге Хаҗ сәфәренә бару нияте белән яши. Хәзерге заманда туроператорларлар аз булмаса да, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете, «ДУМ РТ ХАҖ» операторы белән берлектә, рәсми рәвештә эшләячәк. Хаҗга кагылышлы мәсьәләләр өчен җаваплы Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ газетабызның «Догалы өй» битләрен укучылар кызыксындырган сорауларга...
-
Фәкыйрьлек – кесә юкалыгымы, әллә күңел тарлыгымы?
Соңгы вакытта күп кенә кешеләрнең тормыштан зарлануы, тирә-яктагыларны сүгүе яраткан бер шөгыльләренә әйләнеп бара. Кайбер авыл кешесе көненә бер мәртәбә күршесе белән күрешеп, бераз авыл сәвитен, аннан район башлыгын, республика җитәкчесен, ил патшасын «чәйнәп» алмаса, йокысы йокы булмый. Әлбәттә, бөтен кайгы-хәсрәтләребезнең башында торучы Обаманы да читтә калдыру ярамый. Чыннан да,...
-
Спортмастер»дан урлаганнар
19 декабрьдә «Спортмастер» кибетеннән ике егет 9600 сумлык ирләр аяк киеме урлаган. Видеокүзәтү камерасындагы язмадан күренгәнчә, бер-бер артлы, алар аяк киемнәре тезелгән киштә янына киләләр. Берсе шундагы утыргычка утыра. Икенчесе тартмадагы аяк киеменең магнитлы «чип»ын алып, утыргычтагы иптәшенең рюкзагына салып куя. Рюкзаклысы чыгу ягына юнәлә, ә тегес исә әле күпмедер...
-
Түбән Кама ТЭЦы: икеләтә дәрт, энергия белән...
Энергетикларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, елның иң кыска көне 22 декабрь безнең өчен җылылык һәм якты белән тулы була... Энергетиклар бәйрәме алдыннан, чикләнгән җаваплылыктагы «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыяте директоры Алексей Юмангулов белән очрашып, предприятиенең ничек эшләве һ.б. турында сөйләштек. - Алексей Рәшитович, электростанция коллективы 2016 елны производствода ниндирәк күрсәткечләр белән тәмамлый? -...
-
Яшь шахматчылар ярышты
Шушы көннәрдә 2нче татар гимназиясендә, 2013 елның октябрь аенда авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте. Гөлнара күп мәртәбә шәһәр чемпионы, 2 мәртәбә (2007-2008 елларда) хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионы, мастерлыкка кандидат иде. Турнир инде өченче ел рәттән Гөлнара укып чыккан гимназиядә үткәрелде. Быел турнирда 66 шахматчы катнашты. Аларның...
-
Беренче «генерал» призларына
Узган ял көннәрендә «Шинник» спорт комплексында Түбән Кама шин заводының беренче җитәкчесе булган Николай Александрович Зеленов призларына җиңел атлетика турниры үткәрелде. Инде традициягә кергән һәм исәп буенча унбишенче булган бу турнирга Удмуртия башкаласы Ижевск, Башкортстанның Уфа һәм Бәләбәй, Татарстанның Казан, Чаллы Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән 1999 елгы һәм аннан...
-
Гомерләр заяга узмаган...
Шушы көннәрдә тагын ике күңелле вакыйга булды - Түбән Чаллы авылында яшәүче Нәгыймулла Хәлиуллинга һәм Түбән Камада гомер итүче Фәйрүзә Фәсхетдиновага 90 яшь тулды. Күркәм гадәт бунча, әлеге мөхтәрәм өлкәннәрнең өйләренә шәһәр-район җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре килеп, аларга Россия Президенты Владиимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук Түбән Кама...
-
Ренас – Россия чемпионы!
Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексы вәкиле Ренас Кәлимуллин, республика җыелма командасы белән Тольяттига, татарча көрәш буенча Россия чемпионатына барып, 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Ил күләмендәге бәйгегә бу юлы беркайчан да булмаганча күп - Россиянең 30 төбәгеннән командалар җыелган (моңа кадәр 15-20дән артмый иде). Моны, беренчедән, милли көрәшебезнең...
-
Ике миллионлык хәйлә...
Шушы елның сентябрь-ноябрь айларында 1956 елгы түбәнкамалыдан, хәйлә юлы белән, алдартазлар 1 миллион 965 мең сум акча «суырганнар». Шул хакта ул 13 ноябрьдә эчке эшләр идарәсенә хәбәр иткән. Зыян күргән бу ирнең үзе әйтүенчә, бакчасында чакта кесә телефоны шалтырый. Билгесез номер белән шалтыратучы хатын-кыз үзен тикшерүче дип таныштыра. Ул хатын...