23 июнь 2016 яңалыклары
-
Мөфти ифтарда катнашты
Татарстан диния нә-зарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Түбән Камага эшлекле сәфәре вакытында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белән очрашты, шулай ук, үзәк мәчеттәге ифтарда да катнашты. Мәчетнең ирләр намаз укый торган икенче катындагы очрашуда мөфти мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Яр Чаллы, Зәй, Чистай мөхтәсибләре дә катнашкан ул очрашу азагында,...
-
Ил халкының әле хәтере исән булганда, җуелмаганда
- Май азагында Татарстан делегациясе Волгоградтагы Мамай курганына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлыларга шундагы мемориалда 6 майда ачылган истәлек билгесе-һәйкәл янына бардык. Сталинград өчен сугышта безнең республикадан 22 мең солдат һәлак булган, диләр. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, 70 меңнән артык, - дип сөйләде Түбән Кама ветераннар советы рәисе Григорий...
-
Миңнәрне тикшертик
Әгәр дә тәнегездә миңнәр, шикле тоелган тимгелләр бар икән, иртәгә, ягъни 25 июньдә Студентлар урамындагы тире-венерология авырулары диспансерында бушлай тикшертә аласыз. Диспансерның поликлиника бүлеге мөдире Екатерина Сөнгатуллина үзе кабул итеп, махсус дерматоскоп аппаратында миңнәрегезне һ.б. тикшерәчәк. Тиеш булган очракта, гистологик тикшерү уздырылачак. Белешү өчен телефон: 39-19-26.