21 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Вакытлыча
27 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәренең ике ТЭЦ предприятиесе дә мазут ягачак.
-
Рәхмәт сиңа, мөгаллимем
Һәр укучының яраткан укытучысы була. Сагынып искә ала, аның турында балаларына, оныкларына сөйли торганы. Менә минем дә шундый укытучым булды. 1929 елның 30 июнендә районыбызның кечкенә генә Би авылында туган Рәкыйп абый Сөләйманов ул. Быел аңа 90 яшь тулды.
-
Якыннан таныштылар
«Хокук һәм һөнәр сайлау дәресләре» кысаларында, шәһәребезнең 14 нче лицеенда укучы 10-11 нче сыйныф укучылары Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булдылар.
-
Җиңүче Казанга бара
Автомобиль йөртү осталыгы буенча конкурс 2011 елдан өлкәннәр көне уңаеннан уздырыла башлады һәм күркәм традициягә әйләнде. Беренче елда анда ЮХИДИ ветераннары катнашса, 2012 елдан барлык теләүчеләр көч сынаша.
-
Уңышлы һәм нәтиҗәле узды
«Эшләгез сез, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш», – дип язган шагыйребез Габдулла Тукай. Шәһәребездәге «Берегиня» клубының армас-талмас пенсионерлары бакчаларында җиләк-җимешне, яшелчәләрне үстереп кенә калмадылар, җыйган уңышларын «Көзге уңыш – 2019» күргәзмәсендә бик матур итеп күрсәтә дә белделәр.