Хатлар яздым утырып...
Ни өчен аерылышалар?
Сәбәбе бик гади: үз-үзен генә яратучы, башкаларны санга сукмаучы яшь буын үсеп җитте. Кемдер әзерләп бирсен, ашатсын, эчертсен, матди таләпләрен үтәсен. Кыскасы, ялкау егетләр, эшлексез кызлар күбәйде.
Балачактан бер эшкә дә тартылмаган бу яшьләр тормыш сынаулары алдында аптырап калалар, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрә алмый алар: әзергә-бәзер үстеләр...