20 апрель 2012 яңалыклары
-
Зиратка – өмәгә!
29 апрельдә иртәнге 8дән Түбән Уратма авылындагы татар зиратын чистартып тәртипкә китерү буенча өмә уздырыла. Авылдагы барча ир-атны һәм шәһәрдә яшәүче авылдашларны әлеге изге эшкә катнашырга чакырабыз.
-
Тереләргә генә түгел, үлгәннәргә дә кадер кирәк
Баймы, хәерчеме, түрәме яки гади хезмәттәме, дөньяда изгелекләр эшләп өлгергәнме, әллә явыз-лыклар кылганмы - беркөн килеп, барыбер, кеше бакый дөньяга күчә. Шуңа бәйле рәвештә, гомер көзенә җиткәндә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтенә туры китереп соңгы юлга озату турында өлкән буын уйлана башлый. Шәһәребезнең өлкән буын татарлары, аксакаллар, мәрхүм булган мөселманнарны үз халкыбыз йолалары...
-
Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасында ук өйрәнәләр
17 апрельдә шәһәребезгә Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде. Ул Түбән Кама юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе эшчәнлегенә йомгак ясауда катнашты һәм 91нче балалар бакчасында булды. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе...