19 декабрь 2017 яңалыклары
-
Безне ничек алдыйлар
Сездә бу проблема бармы ул кызлар? Ә мин аптыраган инде, нишләргә дә белгән юк. Чөнки тавык пешергән саен ирем өстемә әтәч кебек очынып куна. «Ике-өч килолы тавык алабыз, ә син песигә дә җитәр-җитмәс итеп ит саласың. Нишләтәсең ул итне. Туганнарыңа бирәсеңме? Әле генә ун кило ит алган идек, кая гына...
-
Андый «Чудо» безгә кирәкми!
Кечкенә улыбыз мәктәптә башлангыч сыйныфта укый. Алдагы елларда мәктәптә начар ашаталар дип зарлана иде. Быел сентябрь аеннан мәктәп ашханәләре системасы Казандагы департаментка күчкәч, ашау яхшырды дип шатланган идек. Бераз түләү дә артты. Ярый, яхшы сыйфат өчен акча җәл түгел, дип килештек. Әмма ай саен туклану өчен акча түләү суммалары арта...
-
Үлем белән тәмамланган...
Узган атнада Түбән Камада «Южная» трассасында фаҗигале һәлакәт булган. Шәһәр предприятиеләренең берсенә эшчеләрне алып баручы «ГАЗель» «Ниссан Альмера» автомобиле белән бәрелешкән. Автобуста бу вакытта тугыз кеше булган, бәхеткә берсе дә зыян күрмәгән. Җиңел машинадагы дүрт кешенең берсе каты җәрәхәтләнгән. Кызганыч, табиблар гомерен саклап кала алмаганнар. Калганнарына җиңелчә зыян килгән. Фаразларның...
-
Зурлап уздырдылар
Түбән Камада Россия Гражданлык хәле актларын теркәү органнарының (ЗАГС) 100 еллыгын билгеләп үттеләр. «Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм наз булганда...» исемле зур бәйрәм Халык иҗаты йортында узды. Фойеда кунакларны ЗАГС хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды. Биредә «Мәхәббәт челтәре» исемле туй киемнәре һәм «Язмышларны берләштерүче һөнәр» дигән ЗАГС идарәсенең фотокүргәзмәләре оештырылды. Шул...
-
Укытучылар җиңү яулаган
И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сарае педагог-оештыручысы Анна Гафиятова педагогик хезмәткәрләрнең «Кеше тәрбияләү» («Воспитать человека») бөтенроссия бәйгесеннән җиңү яулап кайткан. Ул бүләккә «Балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә тәрбия» номинациясендә лаек булган. Аннан башка Түбән Камадан тагын берәү - 27нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы Светлана Гурьянова да «Гражданлык һәм...
-
Беренчелекне алдылар
Түбән Каманың Н.Лемаев исемендәге мәйданы «Елның иҗтимагый киңлеге» номинациясендә җиңүче дип табылган. «Инде» интернет басмасы укучылары нәкъ шундый фикердә. Басма редакциясе быел Казанда һәм Татарстанда иң әһәмиятле вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат җыеп, 13 номинация буенча тавыш бирү оештырган. «Елның иҗтимагый киңлеге» номинациясенә шәһәребезнең Н.Лемаев исемендәге мәйданы белән бергә Казандагы...
-
Язмыш тарафыннан кыерсытылган булсалар да...
Язмыш тарафыннан сындырылып та, авырлыкларга бирешмәгән көчле рухлы шәхесләр безнең арада да яши. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Көчле рухлылар» фестивале кысаларында нәкъ менә шундый шәхесләр белән очрашу узды. Фестиваль язмыш тарафыннан кыерсытылган, ләкин якты матур дөньяның һәрбер көнен шатланып каршы алучы һәм табигатьнең һәрбер гүзәллеген тоеп, аны үз кул эшләрендә...
-
Яңа елга яңа планнар белән
Шәһәр һәм район Советы депутатларының йомгаклау сессиясе узды. Анда Түбән Кама бюджеты, «Шәһәрнең почетлы гражданины» исемен бирү һ.б.лар турында сүз барды. Түбән Кама депутатлары 2018 елга шәһәр һәм район бюджеты кабул иттеләр. Аның керем өлеше 5 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 4 миллиарды мәгарифкә тотылачак, 126 миллион сум социаль сәясәт...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
БДИ тапшырам дисәң Быел һәм узган елларда мәктәпне тәмамлаучы укучылар 2018 елның 1 февраленә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза тапшыра ала. Чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны үз уку йортларында тапшыра. Үзләре белән паспорт һәм рәсми кәгазьдә мөһер суктырылган, директор имзасы куелган табель булу шарт. Узган елларда мәктәпне тәмамлап та,...