Комбайннар “парад”ка басты
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында булып, урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерде. Гадәттәгечә, "комбайннар парады"н быел да "Нефтехимагропром" җәмгыятеннән башлап җибәрделәр.
Быелгы сезонда районыбыз кырларында 56 комбайн эшләячәге турында язган идек инде. Комбайнчылар гомуми 27000 гектар мәйданда бөртекле культураларны урып-суктырырга тиеш. Алга куелган бурычларның...