19 май 2017 яңалыклары
-
Татарстанда керәшеннәр ни белән яши?
27 майда Казанда Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет - сайлау конференциясе узачак. Хәзерге вакытта Татарстанның шәһәр һәм районнарында делегатлар сайлау эше бара. Чарада барлыгы 150 делегат катнашыр дип планлаштырыла. Шулай ук, Чиләбе өлкәсеннән дә делегация килүе көтелә. Конференциядә Республика керәшен иҗтимагый оешма-сының эшенә нәтиҗә ясалып, яңа идарә составы сайланачак...
-
Алтынга тиңләрлек көмеш
Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте шәһәрнең Халык иҗаты йортында 25 еллык юбилеен шаулатып уздырды. Бәйрәм күрергә килгән халык рәхәтләнеп ял итте. Чара фойеда кызыл күкәй тәгәрәтү, такмаклар әйтешә-әйтешә түгәрәкле уйнау, биюләр белән башланып китте. Концерт программасы матур, ялкынлы чыгышлар, тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды. «Сүрәкә» ансамблен юбилее белән котлап, Түбән...
-
Тарих кабатлана
«Санкция» дигән нәрсә яңа уйлап табылган чара түгел.Тарихка күз салсак, күрше дәүләтләрнең икътисадын какшата торган алымнар куллану рус дәүләтендә XVI гасырның беренче яртысында ук гамәлгә кергән булган. Казан ханлыгының аякка басып, күтәрелеп китүенә Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында сату-алу, товар алмашу өчен ярминкәләр оештыру, Казанның чын сәүдә үзәге булуы, зур этәргеч...
-
Ярый әле бетә
Кибеттән кайттым да, акча янчыгында калган тиеннәремне санадым. Бик кысып тотканда, «получка»га кадәр җиткерергә була әле. Россия кешеләре үзләрен бәхетле сизсен өчен, айга 70 мең сум акча алып эшләргә тиешләр икән. Мин, бик теләсәм дә, үземнең 15 меңем белән бәхетле була алмыйм икән шул. Хезмәт хакы кыска юрган кебек -...
-
Куркыныч уеннар
Хәзерге вакытта Интернет челтәре аша балигъ булмаганнарны еш кына законнарны бозу яки куркыныч эшкә этәрү турында күп сөйләнә. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Куркынычсызлык Советы утырышы узган. Республика башлыгы әйтүенчә, балалар арасында үз-үзләрен үтерү очраклары кимүгә карамастан, аңа омтылучылар саны югары булып кала бирә. Советлар йортында хокук...
-
Беренче медале бар инде
Якташыбыз Илгиз Нәфыйков Россия җыелма командасы составында кул көрәше буенча Европа беренчелеге чемпионатында катнаша. Ярышлар 5 көн дәвамында Польшаның Катовица шәһәрен-дә узачак. Шәһәр Европаның 34 иленнән 900 көрәшче кабул итә-чәк. Башта Европа беренчелеге уза, 19-20 майда чемпионат башлана. Билгеле булганча, тумышы белән Түбән Кама районының Югары Чаллы авылынннан булган Илгиз...
-
Котлыйбыз!
Хөрмәтле гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия хезмәткәрләре, әлеге тармак ветераннары һәм кулына каләм алган яшь белгечләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугаты көне белән ихлас котлыйм! Түбән Кама муниципаль районында матбугат хезмәтенә бүгенге көндә аерым мөнәсәбәт урнашты. Бездә гаммәви мәгълүмат чараларына ышаныч белән карыйлар, фикерләрен игътибарга алалар, еш кына...
-
Бүләксез калмагыз
Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада, ягъни 22 майдан 26сына кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның...
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрә-мегез - Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйм! Музейлар халыкның матди тарихын, мәдә-ниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр. Түбән Кама муниципаль районының музей экспозицияләре - тарихи-мәдәни...