19 апрель 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнарына ярдәм хакимиятнең игътибар үзәгендә булачак
Быел Татарстанда 11 авыл җирлеге административ бинасы төзелеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла.
-
Почта бүлекләрендә дә, редакциягә килеп тә...
2019 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә.
-
Эш башланыр, дигән өмет бар
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Кама яры дамбасын төзекләндерү эшләре 2020 елда башланып, өч ел эчендә тәмамланачагын хәбәр итте.
-
Яңа вазифа йөкләнде
Җирле муниципалитетта Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасы барлыкка килде.
-
Фарсил Зыятдинов килә
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә, «Кунакчыл Түбән Кама» әдәби проекты кысаларында, танылган шәхесләр белән очрашулар оештыруны дәвам итә.
-
Яңача укытачаклар
1 сентябрьдә шәһәрдә тагын бер мәктәп ачылачак. 45 микрорайонда төзү эшләре тулы куәттә бара. Уку йортына исем дә уйлап тапканнар
-
Алда зур эшләр көтә
Түбән Камада республика программасы кысаларында быел 36 ишегалды яңартылачак. Шуларның күбесе 50 ел элек төзелгән йортлар ишегаллары. Барлык эшләргә 170 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында әлмәтлеләр булып китте.
-
«Чисталык»та катнашыгыз!
НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән «Чисталык» акциясе шәһәрдәшләрне активлаштырды. Кешеләр редакциягә шалтыратып, Түбән Камадагы чүп күп булган урыннар турында хәбәр итәләр.
-
Кары эрегән, чүбе калган
«Кар полигоны»н, ягъни кышын шәһәрдән кар чыгарыла торган урынны чүп баскан. Бирегә кышын КаМАЗлар кар ташыса, хәзер «эшмәкәрләр» шешә җыя.
-
Күренекле шәхес истәлегенә
Каенлы авылы халкы тарих дулкыннарына ияреп, күп вакыйгаларны кичергән. Җир өчен авыллар арасындагы ызгышлар, революция вакытында, яисә колхозлашу елларында булган фаҗигале вакыйгалар, сугышлар – болар барысы да авылыбыз тарихында тирән эз калдырган. Әйе, авылыбызның үткәне данлы, хәзергесе кызыклы, киләчәге дә якты булыр, дип ышанабыз.
-
Афәтне булдырмас өчен
Түбән Камада янгынга каршы көрәшү сезоны башланды. Бу вакытта коткаручылар янгын булдырмас өчен төрле чаралар күрәләр, рейдлар уздыралар. Әмма коры җилле көннәрдә афәт үзен озак көттерми.
-
Спорт
Спорт яңалыклары
-
Терапевтларга ярдәмгә фельдшерлар киләчәк
Үзәк хастаханә баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Марс Мостафин һәм поликлиника эше буенча урынбасары Сергей Мерясев медицина көллиятендә «дәвалау эше» һөнәрен үзләштерүче студентлар белән очрашты.
-
«Уңышка ирешер өчен тырышырга кирәк»
1 нче поликлиника мөдире Розалия Хәйруллина (фотода)– актив, зирәк, әйдәп баручы җитәкче. Һөнәренә ул гомеренең 36 елын багышлаган, шуңадыр медицина аның өчен яшәү рәвеше дә. Аның ире – Түбән Кама психоневрология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин, кызы да әти-әнисе юлыннан киткән. Ә уллары юрист һөнәрен сайлаган. Күптән түгел Розалия ханым юбилеен билгеләп үтте. Күркәм гадәт буенча табын янына балалары да, оныклары да җыелды. Ә алар –аның өчен иң зур бүләк.