18 октябрь 2012 яңалыклары
-
Коткыга бирелмик, түбәнкамалылар
Никах мәҗлесе оештыру, балага исем кушу, мәрхүмнәрне хөрмәт белән соңгы юлга озату һәм өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыру кебек гамәлләрне ата-бабадан калган тәртиптә башкарып килә безнең татар халкы. Дин-шәригать тарафыннан хуплана торган сабырлыкны да өеп биргән безнең халыкка Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә дә нәкъ изге рамазан алдыннан (19 июльдә) Казанда...
-
Ә аларны кая куярга?
Шәһәрдә ел саен машиналар саны арта бара. Бу, бер яктан караганда, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыру билгесе. Ә икенче яктан, машиналар күпләп «үрчүнең» тискәре яклары да байтак. Беренчедән, алар шә-һәребезнең экологиясенә тискәре йогынты ясый. Завод торбаларыннан чыккан газлар күкне төтәсләү белән беррәттән, машина двигательләреннән чыккан төтен дә атмосфераны агулауга зур өлеш...
-
Йортлар арткан саен, һава һаман кысыла бара
Нәкъ балаларымның квартиры турысын дөньядан каплап, яңа йорт калыкты. Бу йорт төзелеше тәрәзәләрдән күренә торган «Батыр» спорт комплексын, урманны һәм ерактагы коттеджлар шәһәрчеген томалады, сулыш кысылып, һава тараеп калды. Тәрәзәң каршына, тоташ биек коймадай итеп, икенче бер йортны кабырга ягы белән китереп бастырып куйсыннар әле, сулышың кысылмый нишләрсең... Тик шәһәрдәге...
-
Дуслык йорты булачак
Тиздән Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты ачылачак. Бу хакта муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин әйтте. Мәгълүм булганча, шәһәребездә илледән артык милләт вәкиле яши, тугыз милли-мәдәни җәмгыять уңышлы эшли. Халыклар дуслыгы йорты аларга үзләренең һәм бер-берсенең туган телен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә булышыр.