17 март 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты
Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.
-
Татарстанда 245 кешенең коронавирус йоктыруы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми
Мессенджерлар аша таратылган, төнлә вертолетлардан дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәкләре турындагы хәбәр дә - провокация.
-
Эмиль Гобәйдуллин Конституциягә төзәтмәләр турында: Эшче һөнәрләренең абруе артачак
Гражданнарның байлыгы арту илнең төп документына төзәтмәләр турындагы законның өстенлекле бурычы булачак.
-
Түбәнкамалы өч сәгатьтән артык коронавирус белән авыручы кеше янында булган
Социаль челтәрләрдә Түбән Камада коронавирусның беренче очрагын теркәгәннәр дигән мәгълүмат таратыла.
-
Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелмәгән
Республика клиник хастаханәсендә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.
-
2022 елга Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана
Федераль проектта 2024 ел дип билгеләнгән булса да, республика кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә җыена.
-
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гражданнарны кабул итә
Пәнҗешәмбе, 19 март көнне, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе халыкны кабул итәчәк.
-
Түбән Камада" бәхетсез" тукталыш павильонын ваталар
Түбән Камада Мурадьян урамындагы яңа заманча тукталыш павильоны («Кояшлы алан» паркы янында) янә вандаллар кулыннан зыян күрә.
-
3 меңнән артык өлкән яшьтәге түбәнкамалылар «Демография» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру узачак
Әлеге проект кысаларында «Өлкән буын» юнәлеше буенча 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансерлаштыру үтә. Алар медицина оешмаларына бару өчен транспорт белән дә тәэмин ителә.
-
ЮХИДИдә ял режимын үтәүне руль артында йоклауның иң яхшы профилактикасы дип атадылар
Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автомобиль йөртүчеләр өчен бик кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.