17 март 2017 яңалыклары
-
Ярты гасыр
Ярты гасыр Таң кояшы, назлап, күзләремә, Йомшак кына минем йөзләремә, Кагыладыр һәр иртәдә җаннарыма, Каләм алам шулчак кулларыма. Тәрәзәдән карыйм: нинди матур, Нинди чиста минем шәһәрем! Яшеллеккә күмелеп үсә шәһәр, Чәчәкләргә күмелә күңелем. Ярты гасыр үтте шәһәремә, Биек-биек матур йортларга. Төзүчеләр инде олыгайдылар, Тапшырдылар безнең кулларга. Нәфис ХӘБИБУЛЛИН, Кызыл Чапчак...
-
Тел көрмәкләндергечләр
Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда, Бәдәрнең «бидрә»сенә балчык белән бәрә-бәрә бардык. * * * Таулар биек таллардан, Тал бөресе балланган. * * * Җәйнең ямьле көннәрендә Җиләк җыя Җәмилә. * * * Мин агамның дагаланган Атын дагалаганмын. * * * Мич башында биш мәче, Биш мәченең бик башы. Биш мәченең...
-
Мең рәхмәт сиңа, Әнием!
Минем иң якын киңәшчем, хәлемә керүчем, кайгы-шатлыгымны үз йөрәге аша үткәрүче кеше - Әнием. Бу якты дөньяга килгәч тә, мине йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласам, җыр көйләп юатучы - газиз Әнием! Әлеге сүзне әйткән саен, күңел йомшара, ишеткән саен, дөнья ямьләнә. Әнием белән миңа шундый рәхәт -ул...
-
Ярдәм итәргә кеше булмаган
Дүшәмбе көнне иртән коткаручылар Кичуй елгасы ярыннан 4 метр ераклыкта баткан балыкчыны тапканнар. Узган шимбәдә Түбән Кама районының Троицк поселогында яшәүче 45 яшьлек ир-ат Кичуй елгасы буена балык тотарга киткән, кичен исә әйләнеп кайтмаган. Ял көннәрендә аны эзләгән, волонтерлар әйберләрен тапканнар. Чаллы водолазлары ир мәетен өч метр ти-рәнлектән чыгарганнар. Коткаручылар...
-
Гөлсирин Җамалиева: «Мин – хезмәт кешесе»
Дистә елдан артык Социаль яклау идарәсен җитәкләүче Гөлсирин Мияссәр кызы Җамалиева олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хәбәрчебез аннан интервью алды. Түбәндә әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез. - Җитәкче буларак, үзегез турында нәрсә әйтә аласыз? - Мин үземне җитлеккән җитәкче итеп саныйм. Кул астында эшләүче 500 хезмәткәрем турында мактау сүзләре генә...
-
Тагын бер ялган хәбәр
Бу көннәрдә Казанның «Спурт» банкында физик шәхесләргә акчаны бирү 50 меңгә кадәр чикләнәчәк, имеш, дигән хәбәр таралды. Әлеге хәбәр ялган булса да, банк клиентлары берничә миллиард сум алырга өлгергәннәр инде. Хәзер бу мәгълүматны Куркынычсызлык федераль хезмәте тикшерә. Татарстанның банк берләшмәсе җитәкчелеге хәбәр итүенчә, «Спурт»та эш бер атна дәвамында җайланырга тиеш....
-
Бар дөнья белсен дисәӊ…
Мәхәббәтне аӊлату, туган көн белән котлау... Моны түбәнкамалылар күрсен дисәгез, телевышка ярдәм итәчәк. Котлаулар язылган «йөгерүче юл» 100 метр биеклектә урнашкан. Исегезгә төшерәбез, 196 метрлы телевышканы иллюминациясе буенча проектны шәһәрнеӊ 50 еллыгына түбәнкамалылар үзләре тәкъдим итте. «Йөгерүче» юл - шулай ук халык тарафыннан тәкъдим ителде. Белдерүне урнаштыру буенча 41-55-51 телефон...
-
Белсәгез, хәбәр итегез
«Үлем белән сату иткән урын турында хәбәр ит» наркотикларга каршы Бөтенроссия акциянең беренче этабы башланды. Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе гражданнарны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле мәгълүматны хәбәр итүләрен сорый. Мәгълүмат кичекмәстән тикшерелеп барачак, законны бозучыларга карата чаралар күреләчәк. Анонимлык гарантияләнә. Телефоннар: 02; 49-25-02 һәм 49-25-03 ТР...
-
Шәһәрне яшелләндерүдә актив катнашыйк
Түбәнкамалылар агач үсентеләре утыртырга әзерләнә. «Шәһәр ЭКОбомбасы» акциясендә алар инде икенче мәртәбә катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, бергәләшеп күпләп алганда, үсентеләрнең бәясе арзанрак була. Башта заявкалар җыела, үсентеләр кайтартылгач, алар шәһәрдәге йорт ишегалларына, паркларга, аллеяларга, хәтта шәхси участокларга утыртыла. Быел Түбән Каманы кедр, себер карагачы, көнбатыш туясы, зәңгәр чыршылар бизәр, дип планлаштырыла....
-
«Татнефть»нең яңа майлары
«Татнефть-Нижнекамскнефтехим-Ойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең синтетик майлар заводында яңа продукция җитештерү үзләштерелә. «Татнефть»нең ВМГЗ-45, ВМГЗ-55 маркалы майлары - «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексының гидрокрекинг установкасында бары югары сыйфатлы база майлары нигезендә җитештерелгән яңа дәрәҗәдәге гомуми сезонга яраклы майлар булып тора. Синтетик майлар заводының җитештерү-техник бүлеге начальнигы...
-
Республика данын якларга
Кама Аланыныӊ яшь артистлары «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленеӊ зональ сайлап алу турында җиӊүчеләр һәм призлы урыннарга ия булучылар исемлегенә керделәр. Чара Түбән Каманыӊ Халык иҗаты йортында узды. Елдагыча, камааланлылар үзләрен барлык номинацияләрдә күрсәттеләр. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Кочурова җитәкчелегендәге «Калейдоскоп» халык бию ансамбле беренче урынга ия булып, Казанга суперфиналга...
-
Көн белән төн тигезләшкәндә
Якшәмбе, 19 мартта Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме уздырылачак. Халык иҗаты йорты янында шәһәрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре әлеге бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләре турында сөйләячәкләр. Түбәнкамалыларны шәһәр җитәкчелеге дә котлаячак. Бәйрәм кунаклары күңел ачу программасын һәм спорт уеннарын караячаклар, милли ашлардан авыз итәчәкләр. Чара 10.00 сәгатьтә концерт белән башланып китә.
-
Белемле меңне егар... тамагы тук булса
Мәктәп укучыларын тукландыру - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләдер, мөгаен. Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатларының даими комиссиясе район мәктәпләрендә укучыларны тукландыруның ничек оештырылуы белән таныштылар. Депутатлар, аерым алганда, Югары Уратма һәм Трудовой мәктәпләрендә булды. Элек мәктәпләрдә балаларны тукландыру бюджеттан бүлеп бирелгән аз күләмдәге дотация исәбенә алып барылса, хәзер исә...
-
Бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре! Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген шәһәребездәге һәм районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына да китерү кыен. Шунысы куанычлы: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә елдан-ел уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халык белән үзара бәй-ләнешләр җайга салына,...