15 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак
Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 нче ноябрьгә туры килә.
-
Түбән Кама укучылары сайлау хокукы буенча олимпиадада призлы урыннар яулаган
Түбән Каманың мәктәп укучылары сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум» олимпиадасында призлы урыннарга лаек булган.
-
Түбән Каманың 14 йортында өч көн кайнар су булмаячак
Түбән Каманың кайбер торак йортларында һәм берничә учреждениесендә өч көнгә кайнар суны сүндерәчәкләр.
-
«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
Яңа подкаст «Шулай язган» ялгызлык турында.
-
«Бер-беребезгә якынрак булыйк». Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә кунакта
Программаны уйлап табып, тормышка ашыручы – Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе. Йорттан-йортка кереп, Салих хәзрәт түбәнкамалыларның хәлләрен белешә.
-
«Бер вакыт кына икән...»
Шәһәрнең рәсми булмаган яңалыклары, соңгы хәбәрләр, имеш-мимешләр барысы да җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә. Шуңа күрә, эч пошканда, кәеф булмаганда җәмәгать транспортында йөреп киләм.
-
33 мәктәпнең юбилей тантанасыннан мизгелләр
Түбән Кама шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.