15 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Инвентаризация уздырылган, алда зур эш көтә
Түбән Камада 20 900 агач утыртылачак. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры вазифаларын үтәүче Павел Перепелов әйтүенчә, традициягә кергән акция быел да дәвам итәчәк. Язын шәһәрдә 4094 үсенте утыртылды. Быел әлеге эшкә җәмәгать оешмалары да кушылган - «ЭКО-бомба» төркеме тырышлыгы белән, «Гаилә» паркын 700дән артык эрбет агачы һәм зәңгәр...
-
Кулларны ничек чистартырга?
Бакча - бакча инде ул. Җир җимертеп эшлисең. Тик менә икенче көнне эшкә барганда кулларыңны кая яшерергә белмисең. Аларны чистарту өчен берничә киңәш таптым, кайберләрен үзем дә сынап карадым - ярдәм итә. Водород перекисе. Үзегез түзә алырлык температурага кадәр 2 стакан су җылытыгыз. Шуңа 3 аш кашыгы савыт-саба юу средствосы,...
-
Топиарий – бәхет агачы
Топиарий - бәхет агачы. Бу кечкенә генә агач теләсә кайсы бүлмәнең күрке булып тора. Чәчәк, кофе орлыгы белән бизәлгәннәре бар. Түбәнкамалы Айгөл Ахунова топиарийлар ясау белән берничә ел гына шөгыльләнсә дә, сәнгать әсәренә тиң эшләнмәләре шактый. Топиарийлар белән карынында икенче улын йөрткәндә кызыксына ул. Ясау теләге белән янса да, үзен...
-
Үгетләү
Мәмдәлия, кызың безгә китергән зыянны кайчан түләргә уйлыйсың? Нинди зыян дип, җүләргә сабышма, кызың машинабызны бәреп-җимереп кайтканын бөтен күрше-күлән күреп торды. Аның безнең туй бүләген шулай чүпкә дә чутламавын күргәч, чыр кычкырып еладым. «Аларның кызларына өйләнеп хата ясамыйсыңмы?» - дип, малайга күпме тукыдым, барыбер тыңламады. Кирелеге ташып тора, атасына охшаган....
-
Мәктәпле һәм бакчалы булачаклар
Түбән Камада Фикърәт Табиев урамындагы яңа белем бирү комплексына беренче субай сугу тантанасы узды. Анда Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, белем бирү идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм микрорайон халкы катнашты. «Зур хыялыбыз тормышка ашачак - яңа микрорайонда балалар бакчасы һәм мәктәп...
-
Урамны капларга ярыймы?
Эшем төшеп, шәһәребезнең 36нчы микрорайон ягындагы коттеджлар шәһәрчегенә барып чыгарга туры килде. Сез беләсезме икән, «Магнит» кибетеннән соң тагын бер шәһәрчек башлана икән монда. Түбән Камада күпме яшәп, мондый поселок барлыгын белми идем. Бу якта бакчалары булганнар белә торгандыр. Чөнки аларга җәяү теркелдәргә туры килә бит - автобус йөрми. Кибетне...
-
Италия көтә
Төмәндә ветераннар арасында дзюдо буенча XI Россия чемпионаты узган. Ярышларда илнең төрле өлкәләреннән 30-64 яшьлек 150дән артык спортчы катнашкан. Көчлеләр арасында - «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Рөстәм Фәйзрахманов һәм Юрий Савицкий. Алар 30-34 яшь категориясендә чыгыш ясаган (73 килограммлы үлчәүдә). Кызганычка, ветераннар арасында дөнья чемпионатының бронза призеры Рөстәм Фәйзрахманов, узган...
-
Безнекеләр сынатмаган!
Түбәнкамалылар армрестлинг буенча Венгриянең Будапешт шәһәрендә узган дөнья беренчелегендә медальләр яулаган. 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Илгиз Нәфыйков чемпион исемен яулаган, 70 килограммнан артык үлчәүдә Софья Волкова көмеш медальгә ия булган. Раилә Тучина (50 килограммга кадәр) - дүртенче, Владислав Пергушев (60 килограммга кадәр) җиденче урын алган. Түбән Кама спортчыларының тренерлары...
-
Яңа проект
Бүләккә җыр 28 июльдә «НТР» телерадиокомпаниясендә «Бездән - бүләк, сездән - теләк» дигән яңа телевизионмузыкаль проект старт алды. Бу тапшыруда якыннарыгызны, туганнарыгызны котлап, җыр бүләк итә аласыз. Барлык безне караучылар игътибарына ретро җырлар яңгыраячак. Заявкалар кабул ителә башлады инде. Ашыгыгыз! Беренче шалтыратучыларга зур ташлама ясалачак.
-
Яшел Фитнес
Ярышларда катнашыгыз! Кызганычка, 10 сентябрьдә һава торышы бозылу сәбәпле, тренировкалар үткәрелмәде. Димәк, бу якшәмбе без икеләтә тырышачакбыз. Барыгызны да 17 сентябрьдә узачак чираттагы тренировкага көтәбез. Монысы «Тынычлык һәм татулык көне»нә багышлана. Күнегүләр һәрвакыттагыча 10.00 сәгатьтә «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларында һәм Кояшлы аланда узачак. Сезне күп кенә...
-
Моңы йөрәкләрдә саклансын!
Түбән Камада 8 сентябрьдә узган шәһәр көнендә «Гармуным - гомер юлдашым» фестивале узды. Әмма явып торган яңгыр бәйрәмне боза язды. Шуңа күрә чараны Г.Тукай исемендәге китапханәдә уздырырга тәкъдим ителде. Хезмәткәрләр кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Фестиваль өченче ел рәттән уздырыла. Быел катнашкан 20ләп гармунчы арасында шәһәрдәшләр генә түгел, Тоба,...
-
Кросска ашыгыгыз
16 сентябрьдә «Түбән Кама кроссы - 2017» узачак. Кросста сәламәтлеге турында белешмә алып килгән түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары катнаша ала. Ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Старт урыны - Лемаев скверы тукталышы. Беренче булып 12.15 сәгатьтә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр йөгерәчәк, аннары - 2008 елда яки аңа кадәр туган балалар (500...
-
Яңалыклар
Юбилей белән 15 сентябрьдә РФ Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 95 ел тула. Түбән Кама поселогында әлеге бүлек 1963 елда Яр Чаллы санитария-эпидемиология хезмәте каршында ачылган. Ике елдан ул Түбән Кама санитария- эпидемиология станциясе итеп үзгәртелә. Беренче табибы - Л.Баранова. 2005 елдан аның белән Р.Изиятуллин җитәкчелек итә. Территориаль бүлектә 25 белгеч эшли....