15 июнь 2016 яңалыклары
-
Сагышына төреп 60 ел саклаган күлмәк
Вера түти Андрееваны туксан яше уңаеннан котларга килгән Түбән Кама социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Ольга Бурундукова белән Римма Михайлова матур чәчәк бәйләменә кушып, ил президенты В.Путинның Котлау хатын, үзебезнең муниципаль район башлыгының тәбрикләвен һәм бүләк тапшырдылар. Аларны озаткач, әнисенең юбилеена Кабарда-Балкариядән кайткан Нина белән бергәләп, Вера түтинең хатирәләрен тыңладык. Балачакның...
-
Депутатлар футбол уйнады
Россия көне билгеләп үтелгән 12 июньдә «Кояшлы алан» паркындагы футбол мәйданчыгында гадәти булмаган матч узды: шәһәр советының «Нижнекамск» һәм муниципаль район советының «Түбән Кама» командалары уйнады. Шактый киеренке барган бу уенда «Нижнекамск» командасы 5:3 исәбе белән җиңде. Гол авторлары арасында команда капитаннары Айдар Метшин («Нижнекамск») һәм Әнәс Миңнәхмәтов («Түбән Кама»)...
-
Озынборыннар тешләвеннән ничек котылырга?
Матур, җылы җәйләрне яратабыз. Әмма озынборын, чебен-черки ише бөҗәкләре колак төбендә безелдәп, кан эчеп, теңкәгә тия. Алар, бер яктан коммерсантларга акча эшләргә ярдәм итә. Чөнки ел саен «против комаров» дигән нинди генә кремнар, сиптергечләр, беләзекләр сатуга чыкмый. Бәяләре дә арзан түгел. Аннан соң, ул фумигаторларның сасы исе үзебезнең дә башка...
-
Атыда һәм Җирекледә
Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 18 июньдә Олы Аты (башлану вакыты - 13.00) һәм Кече Җирекле (15.00) авылларында керәшеннәрнең Тройсын (Троица) бәйрәменә багышланган милли бәйрәм була. Нариман авылында үз бәйрәмнәрен 25 июньдә (16.00) уздырырга җыеналар. Ә менә Түбән Чаллыда 5 июньгә билгеләнгән Сабантуй, озакка сузылган көчле яңгыр аркасында, була алмады, аны...
-
Хәрәкәт чикләнә
Шәһәребез юлларында ремонт дәвам итә, шуңа күрә, бу көннәрдә кайбер урамнарда автотранспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бүген Корабельная һәм Яшьлек урамнары чатыннан Химиклар урамына кадәрге арада автотранспорт хәрәкәте чикләнә. Ә иртәгә, 16 июньдә, Лесная урамындагы 1нче йорттан башлап, Менделеев урамындагы 1нче йортка кадәрге арада юлны ябачаклар.
-
Эшкә чакыралар
Иртәгә, 16 июньдә Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә чираттагы эш урыннары ярминкәсе узачак, бу юлы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакыралар. «Перекресток» һәм «Лента» сәүдә үзәкләре, «ЖКХ-11» идарәче компаниясе түбәндәге эш урыннары тәкъдим итәләр: кассир, җыештыручы, SAP консультанты, SAP программисты, рәссам-конструктор. Хезмәт хаклары - 8900 сумнан 16500 сумга кадәр. Ярминкә мәшгульлек үзәгенең...