15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Син беләсеңме, Кыш бабаймы?
Кыш бабай үзенең Яңа ел бүләкләре белән бергә Кар кызын да кемгәдер биреп калдырган. Хәзер аңа юлда очраган бер танышы ияреп йөри. Чираттагы адрес буенча ишек төбенә килеп баскач, бүләкләр капчыгының бушаганы мәгълүм була. Бүләксез ярамаганлыгын әле аңлар хәлдәге «Кыш бабай» тәмам йончыган иптәшен көч-хәл белән капчыкка төрткәләп кертеп утырта...
-
Яңа ел бүләге
Алсу кызы Альбинаны ялгыз үстерсә дә, үзен ким сизмәсен дип, матур киемнәр, әйбәт уенчыклар сатып алырга тырышты. Сабый әтисенең аларны үзе туганчы ташлап китүен белми үсте. Тик балалар бакчасына йөри башлагач, күзәтүчән кызчык иртән башка балаларны әниләре генә түгел, әтиләре дә алып килүен яки килеп алуын күрде. Әнисенә әйтмәсә дә,...
-
Шүрәле
(Күптән булган балачак хатирәсе) Ничәнче класста укыганны хәтерләмим. Башкортстанның Юлдаш башлангыч мәктәбендә укый идем әле ул вакытта. Шулай беркөнне тау башында уйныйбыз. Җиткән арыш җилдә чайкала. Арасында куяннар, каршыбызга ук килеп чыгалар. Койрыклары кыска, тоттырмыйлар гына. Шунда кемнеңдер күзе арыш басуына төште, дөресрәге, арыш арасыннан килүче бер затка. Уеннан туктап,...
-
Андыйлар күбрәк кирәк
Заводта слесарь булып эшләүче Рәшитне хезмәттәшләре, кыска гына итеп, әнә шулай сыйфатлый. Спас районының гаҗәеп матур табигатьле Чәчәкле авылы егете ул. Авыл баласына җиргә мәхәббәт кан белән бирелә, диләр. Кечкенә Рәшитнең нәни йөрәгендә бу хисне тәрбияләүдә әтисенең өлеше аеруча зур була. Гомер буе механизатор булып эшләгән Фәрит, укулар тәмамлану белән,...
-
Барысы өчен үрнәк алар
Казанга эш белән барган көннәрдә якташыбыз, Ташлык авылы егете Алмаз Хәмзиннең иҗат кичәсендә булу бәхетенә ирештем. Габдулла Тукай исемендәге филармония залы шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк иде. Залның искиткеч матур бизәлеше, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, танылган артистларның юмор белән тулган чыгышлары, фойедагы халыкның Алмаз Хәмзин белән фотога төшү өчен чиратка...
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
14 гыйнвар 2018, 08:00 Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. 2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән (Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны...
-
Сагынырсың әле...
Саубуллашмый киттем синнән. Киттем дип әйтү дә дөрес булмас. Төгәлрәк итеп әйтсәк, качып киттем. Башкача мөмкин түгел. Качып китәр өчен дә уңайлы очракны шактый озак көтәргә туры килде. Чөнки синнән башка бер адым да атлап булмады. Кеше көлкесе - бәдрәф ишеген дә бикләп утырырга ярамады бит. Озаграк утырсам, хәзер акаеп...
-
Ит турында белешмәне – электрон вариантта
Электрон хезмәтләргә күчү - заман таләбе. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да әкренләп әлеге хезмәтләрне үзләштерә баралар. Бу ел башыннан маллардан алынган продукция турында ветеринарлар белешмәсе электрон формада гына биреләчәге турында ишетергә туры килгән иде. «Меркурий» системасы дип аталган әлеге пилот программага күчү ничек бара соң? Без «Россельхознадзор» дәүләт инспекторы Әнәс...