13 август 2019 яңалыклары
-
Кабул итү
15 августта Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
-
Бердәм, тату булып яшик
Ислам динендә бары тик ике бәйрәм бар, диләр. Шуларның берсе Ураза гаете булса, икенчесе – Корбан гаете. Әмма Түбән Камада бу бәйрәмнәр ничектер тыйнак уза иде. Быел исә, Корбан гаете, башка еллардан аермалы буларак, аеруча купшы һәм матур итеп оештырылды. Бигрәк тә «Гаилә» паркында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аның мөселманнар өчен никадәр әһәмиятле булуын башка милләт һәм дин вәкилләре дә күрде.
-
Күргәзмәгә куелачак
Яшьләр эшләре идарәсе «Мин һәм минем велосипедым» бәйгесе тәкъдим итте.
-
Уен бик кискен барды, әмма...
10 августта Красноярск шәһәрендә «Нефтехимик» командасы «Енисей» клубы футболчылары белән очрашты. Уен 2:2 исәбе белән «ничья»га тәмамланды. Уен барышында хәлиткеч мизгелләр бик күп булды.
-
Кама Аланына рәхим итегез
Кама Аланы бистәсе 17 августта «туган көн»ен билгеләп үтәчәк. 37 ел тулу уңаеннан, анда күптөрле кызыклы чаралар оештырылачак. 18 августта исә 11.00 сәгатьтә балалар арасында автокросс буенча республикакүләм ярышлар узачак.
-
«Иң борынгы китап»
Татар халкыныӊ бай әдәби мирасын бүгенге көнгә кадәр саклап, үстереп бөтен дөньяга танытучы Татарстан китап нәшрияты быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул туган телдә басылган китаплар белән тәэмин итүче иң зур милли нәшрият булып тора. 2011 нче елдан бирле социаль әһәмияткә ия әдәбияткә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, нәшриятта басылган китапларныӊ гомуми тиражыныӊ 75 проценты республика китапханәләренә җибәрелә.