13 март 2018 яңалыклары
-
2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак
Фото: Т.Волкова 2017 елда республикада 984 йортка капиталь ремонт ясалды. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Капиталь ремонт программасы тормышка ашырылган ун елда республикада 14 713 йорт ремонтланды, моңа 53,03 миллиард сум акча җәлеп ителде. 2017 елда 984 йортны ремонтлауга 4,67 миллиард...
-
Төрекләргә кышкы Түбән Кама ошаган
Түбән Камада Төркиянең Мармарис шәһәреннән делегация булып китте. Тугандаш шәһәрләр мэрлары Айдар Метшин һәм Али Аҗар кардәшлек элемтәләр үсеше планына имзалар куйдылар һәм яңа сезонда туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Моңа кадәр Түбән Кама делегациясе Мармариска ике мәртәбә барып кайткан иде. Бу юлы чит ил кунакларын шәһәребез каршы алды. Алар...
-
Тавыш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен
Җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Президентын сайлау кампаниясенә әзерлек мәсьәләсе каралды. Булачак сайлауларга әзерлекнең барышы турында Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бликин һәм муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов чыгыш ясадылар. Түбән Камада Быел шәһәр картасында тагын бер сайлау участогы барлыкка килде. Аңа Фикърәт Табеев...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
Кабул итү Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 15 мартта 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова, 15.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама районының суд приставлары бүлеге начальнигы Сергей Шадрин. Адрес: Актүбә ур., 6нчы...
-
Күренекле шәхескә багышлап
Апрель ае - Тукай ае булса, февраль ае - Туган тел ункөнлеге булуы белән аерылып торды. Шуңа да балалар бакчаларыннан алып һәрбер уку йортында, мәктәпләрдә, башка оешмаларда туган телебезне зурлап төрле чаралар, эчтәлекле очрашулар оештырдык. Халыклар дуслыгы йортында «Туачак көн йолдызы» дип исемләнгән чарабыз аеруча истәлекле булды. Мәктәп укучыларын мәшһүр...
-
Сайлаучылар игътибарына!
Сайлау көнендә, ягъни 18 мартта, сайлау участокларына килеп тавыш бирүчеләр өчен ярминкәләр эшләячәк. Сайлау участоклары урнашкан биналарда азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продуктларын ташламалы бәяләргә алу мөмкинлеге дә тудырыла. Биредә азык-төлек продуктларын, тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын 30 процентка кадәр ташлама белән алырга мөмкин булачак.
-
Хатын-кызларны зурладылар
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Халык иҗаты йортында Түбән Кама гүзәл затларына бүләкләр тапшырылды. «Яшәгән, ди, хатын-кыз» концертын, әлбәттә, ир-егетләр алып барды. «Хөрмәтле хатын-кызлар! Сез бу дөньяны матурлык, кунакчыллык, юмартлык, гармония белән тулыландырасыз. Без, ир-егетләр, сезнең яныгызда көчлерәк, күркәмрәк булырга тырышабыз. Нәфис һәм назлы булу белән бергә, сез безнең өчен терәк...
-
Эчтәлекле һәм файдалы чара
«1 март -Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне» акциясе кысаларында, 25 гимназиядә 7-11нче сыйныф укучылары белән «Без наркотикларга каршы!» дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Кол Гали исемендәге милли китапханәнең өлкән китапханәчесе Әнисә Дәүләтшина наркомания турында бик эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырып, безгә аңлатма-белешмә бирде, укучыларга наркоманиянең асылы турында эчтәлекле һәм...
-
Безнекеләр – иң яхшылар арасында
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы 2000-2001 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелегендә уңышлы катнашты. Мамадышта үткәрелгән бу ярышта Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 44 команда көч сынашты. «Шинник»ның яшь көрәшчеләре, гадәттәгечә, иң көчлеләрдән иде: командабыз, балтачлылардан гына калышып, икенче призлы урынны алды. Шәхси беренчелектә безнекеләрдән...
-
Наркотикларга урын юк!
Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды. Түбән Кама эчке эшләр идарәсе наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында шәһәрдәшләрнең хәбәр итүләрен сорый. Алынган мәгълүмат шунда ук тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата чаралар күреләчәк. Анонимлык гарантияләнә. Эчке эшләр идарәсенең телефон номеры: 02, кәрәзле телефон аша МТС - 102, Мегафон - 020, Билайн -...
-
Табиб икән, шундый булсын
Тормышта булган кимчелекләрне үзләреннән түгел, башкалардан эзли торган кешеләр күбәйде. Тегендә начар, монда начар дип, бөтен җирдә узара чыш-пыш киләләр. Хастаханәдә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары адресына да тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Сугыш елы баласы буларак, үзем хастаханәләр юлын аз таптамадым. Күпчелек очракта игътибарлы һәм мәрхәмәтле табибларда дәваландым....
-
Кем нинди бүләк бирде?
Кызлар, ирләрегезне Ватанны саклаучылар көне белән котлаган идегезме? Бүләген дә бирмичә калмагансыздыр. 8 Мартта үзегез дә ирләрегезгә биргән бүләккә лаеклысын алгансыздыр, шулаймы? Әйдәгез, мактанышабыз, 23 февральдә иренә кем нәрсә бүләк итте? Ресторанга бардык дисезме? Фи, тапкансыз бүләк! Иң оригиналь бүләк миндә. Моңа берегезнең дә башы җитмәс... Дөрес, Ватанны саклаучылары бармак...
-
Тракторчы Зәйтүнә
Зәйтүнә әби 1923 елның августында Зәй районы Югары Шепкә авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Хәер, ул заманнарда аз балалы гаилә булдымы икән? Колхозлашу чорында әтисе: «Денемне югалтасым юк әле», -дип, колхозга керми. Бай булмаса да, кулакка чыгаруларыннан куркып, 5 баласын ияртеп, бәхет эзләргә читкә чыгып китә. Ул вакытта икенче...
-
Сатыла
Тавыклар. Тел.: 8-927-459-09-70.(22). *** Яшь тавыклар.Тел.: 8-906-116-18-54.(34). *** Бозаулар. Тел.: 8-917-278-06-75.(26). *** Ярылган каен утыны. Тел.: 8-902-711-86-93.(24). *** Мал-туар һәм кош-корт өчен бөртекле азык, комбикорм. Тел.: 8-917-230-67-13, 8-903-318-55-50.(40). *** Цемент - от 130 руб. Керамзит в мешках. Кирпич. Песок 50 руб. Телефоны: 48-56-39, 8-917-236-11-15.(з.17).