13 февраль 2018 яңалыклары
-
Файдалы очрашу
5нче мәктәп укытучылары шагыйрьләр белән очрашуны зур бәйрәм итеп саный. Шул уңайдан, февраль башында «Туган телдә аралашу» дип аталган кичә үткәрдек. Анда абруйлы кунак - «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, мәктәбебездә ихтирамга лаек ветеран укытучы Анастасия Усачева чакырылган иде. Кичәбезне саф татар телендә алып бардык. Укучыларыбызның татар телендә җавап бирүләрен...
-
Тагын «медосмотр» турында
Кызык бу дөнья, әле кайчан гына куллар-аякларны калтырата-калтырата беренче мәртәбә машинага утырган, «тимер ат»ны йөртергә өйрәнгән идек. Курсларны үтеп, каушаудан тотлыга-тотлыга имтихан тотып, кулыбызга алган уч төбе кадәр генә ялтыравык кәгазьгә бик сөенгән хәтердә. Баксаң, ун ел вакыт үтеп тә киткән, теге «права» дип аталган кәгазьне яңасына алыштырырга вакыт җиткән....
-
Үзебездән башларга кирәк
Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) дөньядагы мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләрен күз уңында тотучы ЮНЕСКО дигән махсус оешма бар. Аның 1999 елның 21 февралендә үткән сессиясендә мәдәни традицияләрне үстерергә, югалып яки бетеп баручы телләрне сакларга дигән карарга килгәннәр. 21 февраль Туган тел көне дип игълан ителгән. Менә 18 ел дәвамында бу...
-
Җавапка тартырга мөмкиннәр
Сатып алынган җиләк-җимеш, яшелчә, ярма, чәчәкнең черек яки бозык икәнен яки аларда кортлар, бөҗәкләр күрсәгез, нишләргә? Кайберәүләр, сүзгә киләсем килми дип, товарны кире кайтарып тормый, ыргыта гына. Әмма күп кеше үз хокукларын яклый Белеп торыгыз: сатучылар акчагызны кайтарырга теләми икән, сезгә ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе ярдәмгә...
-
Дүрт меңенчегә җиттек
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген сез «Туган як»ның 4 меңенче санын кулыгызга алдыгыз. Беренче мәртәбә чыккан көненнән - 1990 елның 26 апреленнән башлап, газетаның әнә шушы кадәр саны дөнья күргән. Түгәрәк сан! «Юбилей саны» дисәк тә була. Шушы вакыт арасында җәмгыять бик күп үзгәрешләр кичерсә дә, «Туган як», үз кыйбласын үзгәртмичә,...
-
Чыршыларны саклыйк!
Соңгы вакытта эчә торган суыбызның яраксыз булуы, сулаган һаваның начар булуы турында чаң кагабыз. Чөнки экологиянең кеше организмына уңай тәэсире кимү сәбәпле, элек күрмәгән, колак ишетмәгән нинди генә авырулар белән газап чикмиләр. Моңа инану өчен дәваханәләргә керү дә җитә. Табибка керергә чиратлар озын, әле эләгим дисәң, кайчак талоны да булмый....
-
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен
Шәһәрнең террорчылыкка каршы һәм хокук бозу профилактикасы буенча ведомствоара комиссияләре, Түбән Кама муниципаль районының оператив төркеме катнашында утырыш узды. Очрашуда күзәтү органнары, шәһәр җитәкчеләре һәм территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һ.б. катнашты. Комитет белән җитәкчелек итү вазифаларын Түбән Кама мэры Айдар Метшин үз өстенә алды. Утырышта сүз РФ Президентын сайлауга әзерлек...
-
Яшеллек кемгә комачаулый?
Түбән Камага килгәнемә быел 42 ел булды. Килгән елларда шәһәр буенча утыртылган күпсанлы яшь агач үсентеләрен күреп гаҗәпләнә идем. Нигә шулкадәр тырышып шәһәрне яшелләндерәләр? Ул вакытта киләчәктә шәһәребез тирәсендә шулкадәр химия заводлары төзелер дип уйлап бетермәгәнмен икән әле. Шәһәребезнең беренче төзүчеләре, хәзер инде аксакаллар, моны бик яхшы аңлаганнар, шәһәр халкын...
-
100 мең сум күктән төшми
Ике адәм, кешеләрне урлап алып китеп, акча эшләмәкче булганнар. 19 һәм 20 яшьлек бу җинаятьчеләрнең берсе - Түбән Камада, икенчесе Шәңгәлче авылында яши. Билгеле булганча, зыян күрүчеләр Вахитов урамындагы тулай торакта яшәүче танышы янына килгәннәр. Егет бүлмәдән чыккач, ике чит адәм кереп, кунаклардан 100 мең сум даулый башлаган. Акча булмагач,...
-
Борчыган мәсьәләләр турында
Шушы көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин шәһәр халкы белән очрашты. Кешеләрне юлларның торышы, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар, «Альфа» мәдәният йортын ремонтлау һ.б. сораулар борчый. Төзүчеләр урамындагы 11нче йортта яшәүчеләр ишегалды юлларының начар булуы, балалар мәйданчыгы юклыгы һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәле тирәсенең төзекләндерелмәве турында белдерделәр. Йорт өчен җаваплы Надежда...
-
Разил Вәлиев кабул итә
Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 21 февральдә Түбән Камада үзенең 26нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә. Сез аның белән күрсәтелгән көнне иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр шәһәребезнең Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан кабул итү бүлмәсендә очраша аласыз. Разил Исмәгыйль улына сораулары булып та, ул көнне...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
Ярдәм итүчеләргә Түбән Камада инвалид балаларның әти-әниләре һәм опекуннары ассоциациясенең үз сайты барлыкка килде. Хәзерге вакытта ассоциациядә 150 бала теркәлгән. Әмма Түбән Камада аларның саны 500дән артык. Биредә һәр гаилә, һәр бала турында тулы мәгълүмат бар. Ярдәм итәргә теләүчеләр моны төрле түләү системалары, Дәүләт хезмәтләре сайты, 4647 номерына SMS (АРДИ...