10 февраль 2017 яңалыклары
-
Чәкчәк
Никахка, туйга, бәби ашларына чәкчәк, каз пешерәм. Тел.: 8-8-919-682-95-76, 8-919-692-05-76.
-
Ирекле көрәш ярышы
Ирекле көрәш буенча «М-7» җәмгыяте призларына оештырылган халыкара бишенче турнирда дүрт йөздән артык спортчы катнашты. Көрәшчеләр Россиянең Мәскәү, Пермь крае, Оренбург, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари-Эль һәм Татарстаннан, шулай ук, Дагестан, Казахстан, Үзбәкстаннан җыелган иде. «Ярыш» спорт комплексында уздырылган бу турнирның беренче көнендә - 2006-2007 елгы, ә...
-
Әдиләнең яңа уңышы
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Әдилә Бушмакина республика күләмендәге тагын бер ярышта уңышка иреште. Узган ял көннәрендә Казанда 2003-2004 елгы малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда катнашу хокукына Әдилә бер атна элек Түбән Кама беренчелегенә уздырылган ярышта җиңүе нәтиҗәсендә ия булган иде. Тренеры Сергей Михайловның ышанычын...
-
Мин «блондинка» түгел
Гадәттә, «блондинка»лардан көлеп язган мәзәкләр буа буарлык. Минем чәчем сары түгел, тик шулай да әллә нинди кызык хәлләргә юлыккалыйм. Бервакыт шулай, зурдан кубып, өй җыештырырга уйладым. Бөтен җирне ялт итеп юып чистартып бетергәч кенә, кухнядагы раковинага ябыштым. Пычрагы күренмәсен дип, махсус калай раковина алган идем - анысы тагын да яманрак...
-
Бәхет өчен күп кирәкми
Мин кыш көннәрен - шәһәрдә, җәйләрне авылда уздырам. Көнгә берничә мәртәбә җәяүләп йөрергә чыгам. Шулай беркөнне, гадәттәгечә, Шинчылар урамы буйлап мәчет ягына таба юнәлдем. Сул якта - калын кар юрганы каплаган кыр, бераз эчтәрәк - агачлык, «Гаилә» паркы. Шинчылар урамыннан паркка киң итеп таштан юл да салып куйганнар. Шул юлга...
-
Зәйлеләрне күрәсегез киләме?
Түбән Кама белән Зәй районын «ут күршеләр» дип әйтергә мөмкин. Шәһәребездә Зәй төбәгеннән чыккан кешеләр байтак. Шуңа күрә бу ике район кешеләре үзара аралашып яши, тормыш-көнкүрешләре тыгыз бәйләнгән. Аларның берсе туган җир булса, икенчесе - торган җир - шулай ук, кадерле һәм күңелгә якын. Түбән Камада төрле төбәкләрнең якташлык җәмгыятьләре...
-
Ислам – бәхет һәм сәламәтлек чыганагы
Шушы исем астында Кызыл Чапчак мәдәният йортында рухи кичә үткәрелде. Районыбыз мөслимәләренең тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезгә тагын да якынаю нияте белән кунакка йөрешүе күркәм гадәткә әйләнде. Кичә Коръән сүрәләре, илаһи шигырьләр белән үрелеп барды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп, изге гамәл-ләр кылганнар җәннәткә керер. Аларга хаксыз золым итү...
-
«Ихсан» ярдәмгә килә?
«Танышларымның әниләре вафат булгач, мәчеттә юдыртып-кәфенләтеп озатканнар. Мәчеттә кайда юалар? Күпме түләргә кирәк? Шул хакта белешеп, «Туган як»та язсагыз иде. Рания Зәетова». Газета укучы соравына «Ихсан» үзәге җитәкчесе Җәлил хәзрәт ЛАТЫЙПОВ җавап бирә: - Шәһәр үзәк мәчете карамагындагы «Ихсан» үзәгендә, вафат булганнарның гәүдәләрен, шәригать кануннарына туры китереп госелләп, кәфенләп, җеназа...
-
Шөкер итә белик
Безгә, адәм балаларына, авырлык килгәндә һәрвакыт Аллаһыга сыену, ярдәменә өметләнү хас. Әмма тормыш бер җайга гына барганда, бик сирәкләребез генә Аллаһыны телгә аладыр. Йокыдан уянып көн яктысын күрә алуыбыз һәм кул-аякларыбыз исән булып, балаларыбыз да сау-сәламәт булганга, Аллаһыга шөкер итәбез. Аннан башка да, көн дәвамында Аллаһыга рәхмәтле булырдай күпме нәрсә...
-
Авыл хуҗалыгы исәбен алудагы хезмәтләре бәяләнде
Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясен уздыруда аеруча аерылып торган хезмәткәрләрне бүләкләделәр. «За труды в проведении Всероссийской сельскохозяйственной переписи» медаленә лаек булучылар арасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы...
-
Малайлар күп
2016 елда бездә малайлар күбрәк туган: 2008 ир бала һәм 1867 кыз. Балаларга София, Әминә, Виктория, Арина, Ясминә, Ралина, Тимур, Артём, Әмир, Кирилл, Кәрим, Матвей һ.б. исемнәрне сайлаганнар. Арада кызларга - Мия, Тамина, Элавия, Мисалия, Теона, Ревика, Мальвина, Эйла, ә малайларга - Алемзар, Арнат, Леон, Леонель, Маркус, Велимир һәм, хәтта,...
-
Эшмәкәр булсаң
Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә яңа ачылган түләүсез «Бизнес-навигатор МСП» сайты ярдәмгә киләчәк. Үз бизнесегызны тагын да үстерергә телисез һәм барлык салымнарны вакытында түләп баруны намус эше дип саныйсыз икән, бу сайт - сезнең өчен. «Бизнес-навигатор МСП» - эшмәкәрлек төрен сайлауда, якынча бизнес-план төзүдә, кредит алуда һ.б. мәсьәләдә ярдәмчегез...