Ашарга пешерә беләсезме?
Гаиләдә кемдер бик оста хуҗабикә. Ике йомырка һәм 2 кыярдан әллә ничә төрле ризык әзерләп куярга, бәрәңгене кыздырып, пешереп, төеп әллә ниләр ясарга мөмкин. Ә кайберәүләр өчен ризык тамак туйдырырга һәм тәмле булса артыгы кирәкми.
Үзегезне бер бик затлы ресторанга пешекче итеп эшкә чакырдылар ди. Эш хакы да бик күп...