9 май 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды
«Бу һәйкәл фронтларда көрәшкән барлык татарстанлыларга багышлана», — диде Президент.
-
Бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 88 яңа очрагы расланган
Түбән Кама муниципаль районында соңгы тәүлек эчендә яңа авырулар ачыкланмаган.
-
Истәлекләрне яңартып
Илебездә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган гаилә юктыр. Әйе, вакыт дәвалый: еллар үткән саен ул фаҗигале чордагы югалтуларның, халкыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең авырлыгы кими. Ләкин, яу кырында сәламәтлеге, гомере хисабына Җиңү яулаучылар турындагы якты истәлекләр һәм аларга булган чиксез рәхмәт хисе безнең күңелләрдә саклана.
-
Абыемның чынга ашмый калган хыялы...
Бөек Ватан сугышы кырларында гомерләре өзелгәннәр арасында минем туганнарым, авылдашларым да күп. Без – сугыш чоры балалары, хәзер инде үзебез дә 80 нән уздык, әмма сугыш афәтләрен күреп үскәннәргә – Җиңү көнен көтеп алу бик күп нәрсәләрне искә төшерә, күңел сандыгындагыны бүгенге һәм киләчәк буынга җиткереп каласы килә.
-
Бәхетем гомерлек булсын иде
Бервакыт танышым Люция телефоннан шалтыратып, «Алия синең белән очрашасы иде. Вакытың булса якындагы кафеда кичке сәгать 5тә очрашыйк», – дип сорады.
-
Атларда да кеше язмышлары
Авылның шинельсез солдатлары – атлар турында сөйлисем килә. Элегрәк газеталарда, китапларда шактый язылды алар турында. Соңгы вакытта бик очрамый. Авылларда атлар да кими, алар белән бәйле тарихи язмалар да..
-
Батыр әбием турында
Камал Зыятдинова Кызыл Чапчак авылында дөньяга килгән. Дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен күп татырга туры килгән аңа.
-
Котлау
Кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар! Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан, иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!.