9 февраль 2018 яңалыклары
-
Татарстан – дуслык иле
Ана телен белмәү, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын санга сукмау - милләтеңне хөрмәт итмәү, ә мөмкинлек була торып та башка милләт кешесенең мәдәниятен өйрәнмәү яисә белергә теләмәү - ул күпкә артта калу, минемчә. Һәрбер халыкның үз теле, үз дине, үз мәнфәгате бар, әткә-әнкәсе кебек якын алар. Идел буе халыклары турында мәгълүмат туплау,...
-
Калфаклар тегә кызлар
Түбән Кама татар конгрессы «Остаз» проектын башлап җибәрде. Февраль аеннан һәр җомгада кызлар калфак тегәргә өйрәнә алачак. Беренчеләрдән булып түгәрәккә 11нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары килде. Кул эшләре белән шөгыльләнү Халыклар дуслыгы йортында алып барыла. «Ак калфак» сылулары яхшы хәтерлидер: 2014 елның май аенда төрле илләрдән оешма форумына җыелган татар...
-
Шәһәрдәшебез – Россиядә беренче!
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Семен Манаков юниорлар (1999-2000 елгы яшьләр) арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә үткәрелгән ярыштан җиңү яулап кайтты. Илнең күп кенә төбәкләреннән җыелган спортчы егетләр һәм кызлар үз осталыкларын Волгоград шәһәрендә күрсәттеләр. Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләреннән берсендә - каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә Татарстан вәкиленә тиңнәр...
-
«Көмеш»кә ия булганнар
Бигеш аэропорты «Иң яхшы аэропорт - 2017» номинациясендә икенче урынны яулады. Ул яхшы аэропортлар исемлегендә - инде өченче ел рәттән. Премия аэропортларның категорияләрен һәм үткәрү мөмкинлеген исәпкә алып билгеләнә. Шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфаты, транспорт куркынычсызлыгы һ.б. да исәпкә алына.
-
Шагыйрьне искә алыйк
«Берегиня» пенсионерлар клубы 15 февральдә 11.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең 112 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздыра. Әдәби кичәдән соң 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында очрашу булачак. Барыгызның да кичәгә килеп, актив катнашуын сорыйбыз. Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» клубы җитәкчесе.
-
Уйландыра торган чаклар
Әдәби берләшмәгә килү белән, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган өлкән каләмдәшләремә күз салам да, «Аллага шөкер, әле дә сез бар», - дип уйлап куям. Әле шушы көннәрдә генә изге күңелле, бик тә тыйнак шагыйребез Рифкать абый Имаев үзенең гомер агачы кәүсәсенә тагы бер боҗра өстәде. Ул 1967 елдан...
-
Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару
Шәһәрдә Габделнур Вакыйф улы Зыятдиновның (фотода) исеме күпләргә таныш. Табиб, югары категорияле хирург-стоматолог Түбән Камада 1988 елда беренчеләрдән булып теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы вазифасын үти башлый. Хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек, яшьләргә үрнәк булырлык бу шәхес озак еллар буе Түбән Кама үзәк дәваханәсенең беренче хирургия бүлегендә эшли. -...
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә Фото: Султан Исхаков Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның...
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Фото: Т.Волкова Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә. (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм...
-
ЮХИДИ хәбәр итә
Йөрәк белән сак булыгыз Чистай-Түбән Кама трассасында үз машинасында бер ир үлгән. Ачыкланганча, рульдә барганда йөрәк өянәге тоткан. Нәтиҗәдә, «Лада Калина» киртәгә барып бәрелә. 45 яшьлек ир Кама Аланында яшәгән. Бу - инде икенче очрак. Шушы көннәрдә шәһәрдә машинада барганда 61 яшьлек ирнең кинәт йөрәге туктаган. «Жигули» юл билгесенә барып...
-
Полиция хәбәр итә
Аракыга җитмәгән Полиция хезмәткәрләре хатын-кызга һөҗүм иткән адәмне кулга алган. Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 58 яшьлек хатын шалтырата. Ул, янап, үзеннән 15 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен талап алулары турында хәбәр итә. Җинаять Химиклар урамындагы 24нче йортта була. Тикшерүчеләр фикеренчә, хатын талаучы белән шул көнне уртак танышлары квартирында танышкан....
-
Вакытлыча уңайсызлыклар
Түбән Кама сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, ремонтка әзерлек бару сәбәпле, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде: «Түбән Кама тире-венерология диспансеры» (Студентлар урамы, 31) Регистратура өченче катта, 307нче бүлмәдә урнашкан (стеналарда күрсәткечләр бар). Ремонт эшләре бару вакытында регистратурага 39-19-26 номеры белән шалтыратырга мөмкин. Табиблар өченче һәм дүртенче катта кабул итә. 201нче, 205нче, 206нчы, 208нче,...
-
Эт кешенең дустымы?..
Химиклар урамындагы 60нчы йортның 4нче подъездында яшәүчеләр озак еллар дәвамында җәфа чигә. Сәбәбе - икенче катта яшәүче мәрхәмәтле хатын. Урамдагы авыру, хуҗасыз калган этләрне өенә алып кайтып дәвалаучы, ашатучы кешегә сокланмый мөмкин түгел. Әмма... Этенең ничә булуы төгәл билгеле түгел: кечкенәсе дә, зурысы да, карасы да, агы да бар -...
-
Яңа технологияләр кулланып
Түбән Камада 24нче лицей-интернат нигезендә Яшьләр инновацион иҗат үзәге төзелә. Югары технологияле җиһазлар һәм уку-тәҗрибә мәйданчыклары булган үзәкләр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булса да, Татарстанда алар Казанда һәм Яр Чаллыда гына бар. Яңа Кванториум мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итәчәк: биредә ике сыйныф бүлмәсе, күпфункцияле зал булачак. Ремонтка муниципаль бюджеттан...
-
Санаторийга юллама безнекеләргә чыкты
Ниһаять, 2018 елның беренче яртысы өчен газетага язылучылар түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитте: НТР телерадиокомпаниясе өч газета арасында уздыра торган конкурска йомгак ясалды. «Туган як»ның үз редакциясе эчендә конкурс уздырылып, анда катнашырга теләк белдергән 150ләп кешедән 46сының төрле призларга ия булуы турында язган идек инде. Ә 7 февральдә...