8 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Полиция хәбәр итә
Үзе теләгәнме? Түбән Камада 15 яшьлек кыз югары каттан егылган. Тынычлык урамындагы йортларның берсендә урнашкан офис козырегына төшеп күптөрле җәрәхәтләрдән җан биргән. Кыз әнисе белән генә яшәгән, быел 9нчы сыйныфка барасы булган. Мәктәптә аның турында бары яхшы итеп сөйлиләр: актив, әйбәт укыган, бию белән шөгыльләнгән. Юра- маларның берсе буенча, ул...
-
Балаларны шатландырып
Шәһәрнең 3552 беренче сыйныф укучысына үзенчәлекле бүләкләр - «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ ярдәме белән нәшер ителгән «Город химиков-волшебников» һәм «Җиде энҗе бөртеге» китаплары тапшырылды. Сыйфатлы рәсемнәр һәм кызыклы хикәяләр тупланган әлеге басмалар белән бер комплектта «Стрела наследия» мультфильмы булган диск та бар. Әлеге фильмда Татарстанның мәдәни-тарихи тормышы тасвирлана. 31нче мәктәпкә...
-
Ачы өчен зур вакыйга
Түбән Кама районының Ачы авылы чиркәвенә гөмбәз һәм хач урнаштырылган. Иман йортына 130 елдан артык. Ул патша вакытларында төзелгән. 1900 елда чиркәүгә халык йөри башлаган: иске архив журналында «биредә 897 ир һәм 700дән артык хатын яши» дип язылган. Революциядән соң узган гасырның 30нчы елларда гөмбәзен җимергәннәр. Әмма бинага кагылмаганнар -...
-
котлау
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановка Рәхмәт хаты тапшырылды. «Альфред Галим улы 40 елдан артык җирдә эшли. Хезмәтен гади эшче буларак башлап җибәрде. Бүген ул агропромышленность комплексы өчен генә түгел, 15 авыл җирлеге тормышы өчен дә җаваплы һәм бу вазифаны уңышлы башкара», - диде Түбән Кама...
-
Йөгерәбезме? Йөгерәбез!
16 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, «Түбән Кама кроссы - 2017» узачак. Әлеге чара унберенче тапкыр уздырыла. Анда ел саен 10 меңнән артык кеше катнаша. Кросста сәламәтлеге турында белешмә алып килгән түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары катнаша ала. Белешмәләрне 11-15 сентябрьдә комиссия әгъзаларына (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 306нчы бүлмә) тапшырырга кирәк....
-
Төп призны отучы билгеле
Хуш, җәй! Исәнме, көз! 4 сентябрьдә очрашу шәһәрдәшләрдә спорт белән шөгыльләнү теләге һаман да көчле икәнен күрсәтте. Шуңа күрә саубуллашырга ашыкмыйк. Барыгызны да 10 сентябрь - якшәмбедә булачак чираттагы тренировкага көтәбез. Күнегүләр һәрвакыттагыча 10.00 сәгатьтә «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларында һәм Кояшлы аланда узачак. Программада: 10.00-10.20 сәгатьтә...
-
Авыл балалары да игътибарсыз калмады
Республикакүләм хәйрия акциясе нигезендә Түбән Кама районының Кармалы авылы балаларына да ярдәм күрсәтелгән. Аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрнең 20 баласына авыл җирлеге депутаты, «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әгълиуллин, эшмәкәр Алмаз Сәгъдиев булышканнар.
-
Каберлекләрне кем карар?
Быелгы җәйне озак көтеп алдык. Яңгырлар да читләтеп үтмәде, эссе көннәр дә, хәтта 30 градустан узып, канәгатьләндерде кебек яшь җилкенчәкләрне. Өлкән яшьтәге кешеләргә табиб ярдәме дә кирәк булды хәтта. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән әйтем бик кадерле булып яши халыкта. Исән адәм үзен яклап, кимсетергә ирек куймас. Әмма...
-
Инвалидлар өчен гает ашы
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете быел да үзенә тән саулыгына туймаган 250ләп кешене Корбан гаетенә җыйды. Кояшлы иртәдә мәчет ишегалдындагы өстәлләрдә табын көйләнде. Яшелчә, җиләк-җимеш, конфет-печенье янына урамдагы зур-зур казаннарда корбанлык иттән пешерелгән тәмле пылау һәм хуш исле кайнар чәй өстәлде. Мәчеттәгеләр табын көйләгән арада, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары...
-
Каенлы да клублы булды
Соңгы елларда районыбыз авылларында мәдәният биналары төзелешенә зур игътибар бирелә башлады. Мәдәният учакларын төзү яки яңарту, нигездә, республика программасы буенча алып барыла. Әле берничә көн элек кенә Городище авылында яңа төзелгән клуб ачылган булса, узган шимбәдә Каенлы авылында яңартып төзекләндерелгән зур клубны ачу тантанасы узды. Дөресрәге, аны аерым клуб дип...
-
Көзге көнгә ышаныч аз
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбыз хуҗалыкларында бөртекле культуралар барлык мәйданның 73,5 процентында (20413 гектарда) урып-суктырылган, амбарларга 69000 тонна ашлык кертелгән. Уңыш гектардан уртача 33,9 центнер чыга. Сентябрьгә кердек. Көннәр күзгә күренеп кыскарды, кояш та сүрәнрәк яктырта, көзге көнгә ышаныч аз дигәндәй, яңгырлар да еш ява....
-
Шәһәр туган көнен каршылый
Бүген Түбән Кама 51нче туган көнен каршылый. Яшь булса да, Европа шәһәрләреннән бер дә ким түгел ул: кунаклар сокланырлык, шәһәрдәшләр яратып өлгергән урыннары күп. Быел тагын берничә зур проект тормышка ашырылды. Шундый зур проектларның берсе - Кама яр буен төзекләндерүнең икенче этабы тәмамлану. Июль уртасында «Кама» пляжын ачу тантанасы узды....
-
Сентябрь аенда бакча эшләре
Менә бакчаларыбызга көз төсе дә керде: ә анда алмагачлар балланып, миләшләр һәм баланнарыбыз алланып, көзге чәчәкләребез нурланып, күңелгә рәхәтлек биреп утыра. Көз шундый мизгел инде ул: күзләр кояшлы көнгә карап «эссе» ди, ә куллар... җирдәге салкыннан калтырана төшә. Күпләр инде сентябрь урталарына бакча эшләрен тәмамлаган диярлек, ләкин иркенәеп китү ярамас:...