7 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Тукталыш исемнәрен – бары тик русча гына
Һәрбер кешегә үз исемен ишетү - рәхәт. Моны психологлар да раслый. Алар әйтүенчә, әгәр дә берәр эшлекле сөйләшү барышында әңгәмәдәшеңә үз исеме белән эндәшсәң, ул кешедә сиңа карата уңай фикер туып, сөйләшүнең нәтиҗәле тәмамлануына этәргеч була икән. Психологлар белән килешми булмый, чыннан да, үз исемең белән эндәшсәләр, җаннар әллә нишләп...
-
Арзанлы кафелар юк, ял парклары да җитәрлек түгел
Йорт каршындагы балалар мәйданчыгында утыручы егет-кызлар бу төндә дә йокларга ирек бирмәде. Яшьтәшләремнең кычкырып-кычкырып көлешү-сөйләшүе, машиналарында музыка акыртуы минем генә түгел, өлкәннәрнең дә үзәгенә үтәдер. Тик, яшь чак - җүләр чак, дигәндәй, егет-кызларның өйдә генә утырасылары да килмидер. Кафе-рестораннарга бару өчен, яшьләрнең акчасы ташып тормый, атнага бер мәртәбә кинога барыйм...
-
Иң төзекләр арасында
«Татарстанның иң тө-зек торак пункты» исеме өчен үткәрелгән республика конкурсында, «Халык 100 мең кешедән артык булган шәһәрләр» номинациясендә, Түбән Камага бу юлы икенче урынны биргәннәр (җиңүче - Чаллы, өченче призлы урында - Әлмәт). Исегезгә төшерәбез, узган ел Түбән Кама тагын да зуррак уңышка ирешкән иде - соңгы ун елда өченче...
-
Дәүләт Советы рәисе һәм министр килеп киттеләр
Узган атнада урып-җыюның барышы белән танышу өчен районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килделәр. Алар, шулай ук, фермерлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр белән дә кызыксындылар. Кызыл Чапчак авылы янындагы кырга вертолет белән килгән Казан кунаклары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм...