7 апрель 2017 яңалыклары
-
Паразитлар куркынычмы?
Паразитлар һәр кешедә бар. Алар тәннең теләсә нинди әгъза күзәнәк-ләрендә булырга мөмкин, калын эчәктә генә дә берничә төре яши. Ашаказаны-эчәк паразитлары кислородсыз мохитта да үрчи ала, әгъзаларга исә алар имгеч, ыргакчыклар ярдәме белән ябышалар. Әмма табиб тарафыннан тәкъдим ителгән дарулар, күп очракта, авыруны түгел, ә нәтиҗәсен бетерә. Суалчан - кешедә...
-
Күңел төшенкелегенә бирелмик
Быел Сәламәтлек көне «Депрессия турында сөйләшик» девизы астында уза. Дөньяда әлеге авырудан 300 миллион кеше интегә. Чынлыкта исә, күңел төшенкелегенә дучар булучылар күбрәк. Түбән Кама район күптармаклы үзәк дәваханәсенең неврология бүлегенең мөдире Людмила Кудашева әйтүенчә, мондый халәтне, авыруны бүгенге заманга гына хас дип әйтеп булмый, андый кешеләр һәрвакыт булган. Әмма...
-
Сөтне дә белеп эчәргә кирәк
Кибеттә сатып алынган кайбер сөтләр ачымый һәм бүлмәдә дә озак вакыт саклана ала. Авыл сөте, киресенчә, бик тиз әчеп чыга, әмма аннан башка ризык, мисал өчен, эремчек ясап була. Ә кибет сөтеннән берни ясап булмый. Бу сөт түгел - порошок яки антибиотик кушылган эчемлек, диючеләр бар. Бу фикер дөреслеккә туры...
-
Түбән Кама пәһлеваны истәлегенә
Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында егерме дүртенче мәртәбә Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез мәртәбә Россия Федерациясе чемпионы булды. Җиңүләр саны буенча аны илдә әле бүгенгә кадәр беркемнең дә...
-
Үрнәк күрсәтсеннәр иде
93нче рус телле балалар бакчасында М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны алып баручы Гөлчәчәк Рәхмәтуллина татар телендә балаларга һәм тамашачыларга М.Җәлил турында сөйләде. Алга таба кичә уен рәвешендә дәвам итте. М.Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен тәрбиячеләр Айгөл Кашапова һәм аның 9нчы төркем балалары яттан сөйләделәр. Аннан кичә кызыл ромашка таҗларында...
-
Бәхетсез очрак
Волгоград шәһәреннән килгән белгечләр шәһәр предприятиеләрнең берсендә резервуарны монтажлау эшләре алып барганнар. Кинәт шуларның өчесе 15 метр югарылыктан аска очкан. Икесе -хәзерге вакытта реанимациядә авыр хәлдә. Табиблар, алар травматик шоктан чыгуга, операция ясаячаклар. Тагын берсе үзен әйбәт хис итә. Әлеге очрак буенча прокуратура тикшерү эше башлаган. Предприятиедәге хәлне ачыклау өчен,...
-
Капремонт һичшиксез кирәк
Соңгы вакытта кешеләр арасында да, матбугатта да еш кына медицина хезмәткәрләренең эшенә тәнкыйть сүзләре әйтүчеләр күренгәли. Кешеләр төрле булган кебек, аларда да кимчелекләр бардыр инде. Мин Түбән Каманың 3нче дәваханәсенең урология бүлегендә операция кичереп, табиблар һәм шәфкать туташларының үз эшләренә бирелеп, җаннары-тәннәре белән авыруларга хезмәт итүләрен үз күзләрем белән күргәч,...
-
Урлап баемакчы булганнар
Кесәләренә читтән акча кертү өчен угрылар нәсәләр генә кыланмый! Югары көчәнешле электр чыбыкларына кул сузучылар да бар хәтта. «Татэлектромонтаж» идарәсенең дүрт хезмәткәре шулай эшләгән дә. «Татэлектромонтаж»да эшләүче бу дүрт әшнә караклык белән түгел, ә «ТАНЕКО» Комплексы территориясендә электр җиһазларын монтажлау белән шөгыльләнергә тиеш иде дә бит... Әмма үзләрен универсал белгечләргә...
-
Фермерлар игътибарына!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашу өчен фермер хуҗалыкларны сайлап алуга конкурс игълан итә. Катнашу турында гаризаларны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420014, ТР, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат,...
-
Урамда өмәләр гөрли
Торак-коммуналь хуҗалыклары хезмәткәрләре беренче «субботник»ка чыкканнар. Ул Тынычлык урамын җыештырудан башланган. Өмәдә Идарәче компания хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Баландин да катнашкан. Тынычлык урамы - торак-коммуналь хуҗалыклары исәбендә тора. Аны җыештыруда барлыгы 250 кеше катнашкан, ярдәмгә 20 техника берәмлеге дә килгән. Сәгать ярым эчендә юлның бүлүче...
-
Белгечләрдән сораштырдык
Фәрит Вәгыйзовның «Туган як» газетасында (№19, 21 март) чыккан «Тукай кая карап борчыла?» мәкаләсендә кузгатылган теманы дәвам итәбез. Дөресрәге, андагы сорауларга җавап табарга тырыштык. Чыннан да, шәһәрдә кайчандыр төзелә башлап та, бүген ташландык хәлдә калган биналар бар. Кайберләренең язмышы турында шәһәр төзелеше буенча муниципаль район башлыгының киңәшчесе Фирдәвис ХАНОВ һәм...
-
«Алтын каләм» бәйгесе чакыра
Балалар арасында яшь журналистларны барлау максатыннан «Алтын каләм» - «Золотое перо» республика бәйгесе башлана. Менә инде 22нче мәртәбә үткәрелүче әлеге фестивальдә 10-18 яшьтәге балалар катнаша ала. Анда түбәндәге темалар буенча язмалар белән катнашырга була: «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте», «Интернет челтәрендә куркынычсызлык», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм спортны популярлаштыруга юнәлтелгән заманча проектлар»,...
-
Әфарин, Фәтхулла абый!
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештырган һәм Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куйган «Ел китабы-2015» конкурсына йомгак ясалган. Аның нәтиҗәләре буенча проза номинациясендә конкурста катнашкан 40 китап арасында шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фатхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китабы өченче урын яулаган. Әдипне...
-
«Туган як»лы да бул, театр да кара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылу бара. Апрельдән газетага язылу бәясе, йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга була): тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора. Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән...
-
Көтелмәгән шатлык
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән чираттагы язылучыга бүләк тапшырылды. 27нче мәктәп китапханәчесе Кадрия Габдуллина Түбән Камада чыгучы газеталарга, шул исәптән «Туган як»ка да ел саен языла. Басмаларны якыннары да, мәктәптәге һәр теләгән кеше дә укый. Моның өчен аны мәктәп җитәкчелеге дә һәрчак мактап телгә ала. Шулай да әлеге бүләк аның өчен көтелмәгән...