5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Балалар бәйрәмсез калмаска тиеш
Түбән Кама телерадиокомпаниясе шәһәрдәшләр ярдәме белән мохтаҗларга, ятим калган балаларга Яңа ел кәефе бүләк итәчәк. Түбән Камада "Кыш бабай бул" хәйрия чарасы беренче тапкыр гына оештырылмый. Мисал өчен, узган ел Яңа ел геройлары "Балкыш" приютында, күп балалы гаиләләрдә, ятим калган балаларда кунакта булды. Күпләре Кыш бабай белән кар кызын көтмәгәннәр...
-
Еллар узса да...
Көз аенда безнең «Сүрәкә» ансамбле, керәшен мәдәни-этнографик җәмгыять җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың турыдан-туры ярдәме белән, күрше Чистай районындагы Иске Роман авылы халкы белән очрашуга барды. Бу минем өчен икеләтә истәлекле вакыйга булды, чөнки моннан утыз еллар элек ул авыл мәктәбендә укыткан идем. Унҗиде ел эшләгәнлектән, Иске Роман кешеләре үз туганнарымдай якынга...
-
Күңелебез булды
Халыклар бердәмлеге бәйрәмен безнең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә үзенең җыру-биюләре белән бизәде. Үз керәшенебезнең элгә-редән сакланып калган кием үрнәкләрен, сүрәкә-чигәчәләрен күрү үк җанга рәхәт. Үз ыруларыбызны ишетүне әйтмим дә инде. Бәйрәм башланыр алдыннан, Халык иҗаты йорты фойесында да күргәзмә караган идек. Башка милләтләрнең күргәзмәләре арасында безнең керәшен җәмгыяте...
-
Котлыйбыз
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятлекөн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәманы чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез - Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен...
-
Караңгы урамнар, тулган ливневкалар, автобусларның озак килмәве һәм траспортта йөрү кыйммәтләнүе...
Дәүләт Советы утырышында Шәһәр инфраструктурасы үсеше буенча комиссия әгъзаларының әңгәмәсе әнә шул хакта барды. ЮХИДИ биргән мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметми: былтыр - 233, быел 250 авария теркәлгән. Моның сәбәбе - кайбер урыннарда урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, шулай ук билгеле участокларда җәяүлеләр өчен юл кичүләре төзелмәве. Тагын бер зур проблема...
-
Татар халык иҗаты нигезендә балаларга тәрбия һәм белем бирү
Шушы көннәрдә 64нче балалар бакчасында "Эш беткәч, уйнарга ярый" күңел ачу кичәсе узды. Кунакка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм аксакаллар килгән иде. Сабыйлар милли киемнәрдән, "Түбәтәй", "Челтәр элдем читәнгә", "Ачык авыз", "Капкалы", " Йөзек салыш" кебек татар халык уеннарын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Ә лего һәм пазл ярдәмендә алар...
-
Бар милләт бер сәхнәдә
Түбән Кама педагогия көллиятендә халыклар иҗатына багышланган шәһәркүләм конкурсның сайлап алу туры үтте. Чыгыш ясаучы коллективлар - мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йорты студентлары, предприятие хезмәткәрләре - барлыгы 50дән артык иҗат төркеме. Һәрбер коллектив жюри әгъзаларына үзләре сайлаган халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгыш тәкъдим итте. Монда татар...