5 февраль 2019 яңалыклары
-
Язучыны искә алып
13 февральдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә танылган сатирик язучы Фәнзаман Батталның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә була.
-
Сорауларыгыз булса
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
-
Разил Вәлиев кабул итә
Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 7 февральдә Түбән Камада үзенең 26 нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә.
-
Заманнан калышмаска тырышалар
Татарстанның 20 дән артык районы иҗат үзәкләре вәкилләре Түбән Камага килеп китте. Биредә алар өчен өстәмә белем бирү юнәлешендә балаларны заман таләпләренә туры китереп үстерү буенча семинар узды.
-
Эш кешесенең кадере бармы?
Күпмедер дәрәҗәдә бар бугай. Исем китте.
-
Түбән Кама – башкаларга үрнәк
ТРның ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов республикада ДОСААФ эшенә нәтиҗәләр ясау өчен Түбән Камага килде.
-
Саннар ни сөйли?
Табиблар әйтүенчә, соңгы ун елда шәһәрдә туберкулез белән авыручылар саны – 45 процентка, үлүчеләр саны 70 процентка кимегән.
-
Ватанга мәхәббәт үрнәге
Түбән Камада Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле артистлары хәйрия концерты оештырды.
-
Кечкенә булсалар да, сынатмыйлар
Шәһәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында спартакиада узды. Хуҗалардан тыш, ярышларда Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш гаилә командалары катнашты.
-
«Шагыйрьләргә киң мәйдан бирелде»
28 гыйнварда республикабызның башкаласы Казан шәһәре Язучылар йортының Тукай клубында уздырылган «Ак каламның шигьри аһәңнәре» дип аталган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгына багышланган очрашуда кич буе «галиҗанәп шигьрият» яңгырады.
-
Кышкы урман
Тиен агачтан куакка күчте дә ботакка эленгән җимлектән ипи кисәге алды, аннан кире агачка сикерде.
-
Мәсәлче белән очраштык
2 нче шәһәр китапханәсенең уку залында педагогика көллияте студентлары катнашында шагыйрь, мәсәлче, лаеклы ялдагы хокук белгече, шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфәт Шәйдуллин иҗатына багышланган очрашу кичәсе җылы узды.
-
Шигырь
Илһам Шакиров истәлегенә
-
Азнакайда һәм Тәтештә
Азнакайда үзләренең танылган батыры һәм спорт хөкемдары Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган татарча көрәш буенча икенче республика турниры үтте.