4 май 2012 яңалыклары
-
Өйрәнеп кайттылар
Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Татарстан делегациясе белән, Көньяк Америкага барып кайтты. Атнадан артык дәвам иткән эшлекле сәяхәт вакытында республикабыз вәкилләре Колумбия башкаласы Бокатода, Бразилиянең Рио-де-Жанейро һәм Куритиба шәһәрләрендә булып, аларда җәмәгать транспорты эшенең ничек оештырылуы белән танышканнар. Айдар Метшинның әйтүенчә, ул илләрдәге җәмәгать транспорты эшчәнлеге игътибарга лаек,...
-
Бер хәсрәт «ана» биш көнлек баласын ташлаган
1 майда Химиклар урамының 9нчы йорт каршындагы төзелештә кемдер яңа туган, 5 көнлек кыз баланы ташлап калдырып киткән. Сары юрганга төрелгән исән сабыйны шул көнне кичке сәгать алтыларда дуслары белән уйнап йөргәндә Денис исемле малай күреп алган. Ул шунда ук урамнан узып баручы бер ирне туктатып, кечкенә бала табуы турында...
-
Чәчү - көнүзәк мәсьәлә
30 апрельдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Камага килеп, язгы чәчүнең барышы белән таныштылар. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин: «Барлык чәчелергә тиешле мәйданның 53 процентына культуралар чәчелде инде. Агрегатлар көчәйтелгән режимда эшли. Чәчү 9 майга тәмамланачак», - диде. Җитәкчеләр, шулай ук, гаилә фермаларын...
-
Җиңү бәйрәме уңаеннан
Түбән Уратма авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг уздырыла. Соңыннан, сугыш һәм тыл ветераннары, авылдашлар өчен мәдәният йортында чәй табыны янында бәйрәм оештырылачак. Кичке 7дә исә мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта авыл балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм авылдашлар көче белән оештырылган зур...
-
Кычкыртып талыйлар...
Күптән түгел балконга пластик тәрәзәләр куйдырдык. Шул вакытта шәһәрдә тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүче бихисап оешма, предприятиеләргә шалтыратырга туры килгән иде, әмма аларның хезмәтләре кыйбатка төшкәнлектән, Яр Чаллы фирмаларының берсенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Уңышлы килеп чыкты кебек. Инде тәрәзәләре озын гомерле булсын... Ник дигәндә, «Роспот-ребнадзор» идарәсенең җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин...
-
Җиңү бәйрәме
Яз көне берничә бәйрәм бар. Аларның иң зурысы 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәмедер, мөгаен. Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең фашист илбасарларын тар-мар итүе хөрмәтенә үткәрелә бу бәйрәм. Сугыш еллары турында мин әбиемнең сөйләвеннән беләм. Ул 1934 елда Норлат районында туган. Сугыш башланганда аңа 7 яшь була. Авылдагы ирләр сугышка...
-
Конкурска йомгак ясалды
Күптән түгел 15нче мәктәптә халкыбызның танылган язучысы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев премиясенә балалар арасында уздырыла торган иҗат бәйгесенең өченче туры булды. Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә шигырь һәм хикәяләр язучы балалар арасында инде менә 15нче мәртәбә үткәрелә торган әлеге конкурста быел 15 укучы финалга...
-
Булачак һөнәрем
Әле кайчан гына, чәчәк бәйләмнәре тотып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Инде менә 11 ел үтеп тә бара. Алда безне зур тормыш көтә, барыбызга да булачак һөнәрләребезне сайларга вакыт җитте. Кемдер табиб, кемдер сәясәтче, кемдер укытучы булырга хыяллана, ә минем төзүче буласым килә. Республикабыз көннән-көн матурая, үсә. Авылларда,...
-
Табигатьне саклыйк
Бу дөньяга килүебез, үсүебез, яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да, табигатькә рәхмәтле, рәхимле булырга кирәк. Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен, зарурлыгын, гүзәллеген аңларга тиешбез. Табигать безгә елга-күлләрне, урманнарны, болыннарны, күккә ашкан тау-ларны бүләк иткән: шушы байлыкның кадерен белсәк иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда завод-фабрикалардан чыккан агулы матдәләр, сулар, газлар һавабызны,...
-
Әбием турында
Минем әбием Пермь шәһәрендә туган. Ул анда үскән, укыган, яшәгән. 1961 елда минем әби комсомол путевкасы белән булачак Түбән Кама шәһәренә килә. Ул, иң беренчеләрдән булып, Түбән Кама төзелешендә катнашкан кеше. Шәһәрдә башта барак-лар, мәктәп, дәваханә һәм бик зур химия заводы төзелә башлаган. Химкомбинат төзүчеләре көндез эшләгәннәр, ә кичләрен укыганнар....
-
«Футбол» уйныйлар, имеш
Беркөнне мин мәктәптән кайтып бара идем. Ә юлда кечкенә малайлар икмәк кисәге белән футбол уйныйлар. Эх, бүген без татар теле дәресендә нәкъ шул турыда хикәя укыган идек, андагы малайларның тәртипләре өчен оялып утырдык. Ә урамга чыккач, мондый хәлне тормышта күреп, мин бик гаҗәпләндем. Сак кына алар янына килдем. Балаларның кулларыннан...