3 февраль 2017 яңалыклары
-
Андый кешеләр сирәк
I дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены медале... Үзенең 60 яшьлек юбилеенда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең товар буенча операторы Булат Хәлимов (фотода сулдан беренче) әнә шул бүләккә ия булды. Илкүләм бу зур бүләк - аның Татарстан нефть һәм нефть эшкәртү тармагы үсешенә керткән хезмәтенә тиешле бәя. Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында башкорт...
-
Хокук сагындагылар халык иминлеген кайгырта
Узган ел Түбән Камада экстремистлыкка һәм террорчылыкка юл куймау максатыннан халыкка хәбәр җиткерү чараларына, шул исәптән Интернет челтәренә дә мониторинг уздырылып, экстремистик рухтагы материал тарату белән шөгыльләнгән 10 төркем ачыкланган. Интернетта «утыручы»лардан 125е белән тиешле эш алып барылган. 14 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән алганда, 2016 елда Түбән Камада 2885...
-
Ирләр акыл аеклыгын иртә җуя
Моны мин, табиб буларак, үземә күренергә килгән 60-87 яшьлек ирләрдән чыгып әйтәм. Гадәттә, аларны хатыннары алып килә, өстәвенә, табиб янына барырга мәҗбүр итүче дә шулар була. Гадәттә, андый ир белән хатын бер үк яшьтә яки араларында 2-3 яшь аермасы гына була. Гадәти тормышта бу сизелми дә. Хатыны, олыгая барган иренең...
-
Бизгәк тә бар
Россиядә узган гасырның егерменче һәм илленче елларында күзәтелгән бизгәк (малярия) чире кабат әйләнеп кайта бугай, бу юлы - ерак Һиндстан аша. Гыйнвар аенда Ульяновск һәм Свердловск өлкәләрендә шундый ике очрак теркәлеп, берсе авыру кешенең үлеме белән төгәлләнгән. Узган ел Пермь краенда өч очрак билгеле булган. Бизгәкне аларның барысы да үзләре...
-
«Ашыгыч ярдәм»дәгеләрне кайгыртып
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә атна саен 1,5 меңгә якын түбәнкамалы шалтырата. Шуларның өчтән берен «ашыгыч ярдәм» табиблары дәваханәгә илтәләр. Калганнарына өйдә тиешле ярдәм күрсәтелә. Табиблар, фельдшерлар һәм санитарлардан торган 14 бригада (ә бу 50ләп кеше дигән сүз) көнне-төнгә ялгап эшли. Шәһәр белән беррәттән, районыбыз авыллары һәм Кама Аланы халкына...
-
«Ярыш»тагы ярышта зур җиңү
Узган ял көннәрендә шәһәребезнең «Ярыш» спорт комплексында 1997-1999 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан уналты команда көч сынашкан бу бәйгедә Түбән Кама көрәшчеләре беренче урынны яулады. Безнең шәһәр командасы «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче егетләрдән тупланган иде. Гомуми уңышка иң зур өлеш...
-
Кыю, үткен, тәвәккәл...
Агачны - яфрак, кешене хезмәт бизи, дибез. Ә инде үзеңнең төп эшеңнән тыш тагы берәр мөһим эш белән шөгыльләнсәң, халкың, илең өчен берни кызганмасаң - бу инде икеләтә кешелеклелек, ватанпәрвәрлек, хәтта батырлык дияр идем. «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Түбән Кама муниципаль районы советы...
-
Сәнгатьле уку бәйгесе
Елның елында уздырылып, инде күркәм традициягә әйләнгән «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле уку бәйгесе быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 131 еллыгына һәм якташыбыз - халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлана. Бәйгедә катнашырга теләүче һәркем (5 яшьтән алып, яше чикләнмәгән)...
-
Болгар авылы турында белделәр
«Халкыбыз хәзинәсе» проекты кысаларында түбән-камалыларны районыбыз авыллары вәкилләре белән очрашуы дәвам итә. Бу юлы Халыклар дуслыгы йортына Болгар авылы делегациясе килде. «Менә, балакайлар, яшь чакта без бодайны шулай тарттыра идек», - дип сөйләнә, бабай роленә кергән Сухрау авылы җирлеге башлыгы Ришат Галимов, кул тегермәнен әйләндерә-әйләндерә. Эшнең җаен белеп эшли үзе....
-
Һөнәрләрдә көч сынаштылар
Бу көннәрдә республикада «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән төбәк этабы узды. Анда Түбән Камадан 36 студент катнашты. Алар 19 юнәлештә осталыкларын сынадылар. Әлеге чемпионат белән беррәттән биредә мәктәп укучылары арасында «JuniorSkills» бәйгесе дә үткәрелде. Бәйгедә Түбән Камадан 13 укучы катнашып, аэрокосмик инженерия, робот техникасы, металл кою кебек һөнәрләр...
-
ТИҮ чакыра
18 февральдә 13 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар ур., 74 б йорт, элекке балалар бакчасы бинасы) Түбән Кама татар иҗтимагый үзәгенең зур җыены була. Көн тәртибендә: милләтебезнең бүгенге хәле һәм киләчәге турында. Җыенда Казаннан, Яр Чаллыдан, Алабугадан вәкилләр килүе көтелә. Әгәр дә хал-кыбызның язмышына, теленә битараф булмасагыз, татарларның киләчәктә дә...
-
Җыеннар башланды
Түбән Кама муниципаль районының авыл җирлекләрендә традицион җыеннар башланды. Алар ике атна дәвам итәчәк. Ел саен уздырыла торган мондый җыелышларга авыл җирлеге башкарма комитеты Советларының узган ел башкарылган эшләренә йомгак ясала, киләчәккә куелган планнар буенча фикер алышулар була. Әлеге чараларда авыл кешеләренең җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларын бирү мөмкинлеге дә туа.