2 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Рәйхан»да – мохтаҗларга бушлай ипи
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете янәшәсендәге «Рәйхан» кибетендә, тормыш хәле бик тә авыр булганлыктан икмәк сатып алу мөмкинлегеннән мәхрүм мотаҗларга бушлай ипи бирелә. Шәһәребезнең калебендә иманы һәм хәләл малыннан мескеннәргә, мохтаҗларга өлеш чыгару нияте булган бер эшмәкәре, «ипи пешерәм», дип, әнә шундый хәйрия ярдәме тәкъдим иткән. «Рәйхан» кибете җитәкчелеге игелекле...
-
“Яшь әниләр” мәктәбе үз эшен дәвам итә
Чираттагы дәрес темасы - "Уйный-уйный үсәбез". Әниләр сабыйларын тәрбияләгәндә мөһим булган бармак уеннары, кыска шигырьләр, такмазалар, җырлар өйрәнде. Сабыйны физик яктан чыныктыру, үстерү өчен аналар төрле алымнар куллана: "үчтеки-үчтеки", "үс-үс" иттерү, тез өстендә биетү... Әниләрнең балаларына булган мәхәббәте, назлылыгы балалар фольлоры ярдәмендә күрсәтеп була. Монда халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән...
-
«Нур»дагылар ислам нуры тарата
Гагарин урамындагы «Нур» мәчете, рәсми төстә, шушы елның 21 октябрендә генә ачылса да, анда дини укулар инде бишенче елын оештырыла. Шул еллар дәвамында бу яңа мәчеткә дин сабагына йөреп, мөселманнар һәм мөслимәләр ислам әхлагын, шәригать кануннарын өйрәнәләр, гарәп графикасын үзләштереп, Коръәнне аңлап уку өчен тырышалар. Бу язмада мин ир-ат укытучылар...
-
Мохтаҗлар өчен бушлай икмәк
Икенче көн рәттән Үзәк мәчет янындагы кибеткә яңа гына пешкән ипи кайтартыла Ул авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм итү йөзеннән таратыла. Ипи "Рәйхан" кибетенә кергәч тә махсус стеллажларда урнаштырыла. Изге эш белән шөгыльләнүче хәйрияче үз исемен әйтергә теләми. Әмма икмәкнең саны чикле - нибары 15 данә.
-
Грипптан прививка ясатырга өлгермәүчеләргә бер атна вакыт кала
Вакцинация 10нчы декабрьдә төгәлләнә Табиблар белдерүенчә, шушы атнада бер меңнән артык кеше салкын тидереп хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге чор өчен бу сан зур түгел. Авыручыларның күп булмавын табиблар вакытында прививка ясату белән дә аңлаталар. Быел грипп декабрь ахырында башланыр, дигән фикердә алар.
-
Балык тоту – сәламәтлек чыганагы
«Туган як»ның 18 ноябрь санында басылган «Нәрсә җитмидер?..» дигән мәкаләне укыгач, үземнең фикеремне язарга булдым. Илһамия ханымның балыкчыларны наркоманнарга һәм эчкечеләргә тиңләве бернинди кысага да сыймый, дип уйлыйм. Сүзләремне нигезләү өчен, үз башымнан кичкән бер вакыйганы бәян итәм. Узган гасырның 80нче еллары башыннан мине беренче колониянең җитәкчесе итеп билгеләделәр. Күрәм,...
-
«Иҗатыңның кирәклеген тою – зур бәхет»
Шәһәребезнең 84нче балалар бакчасында Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча әзерләнгән «Уртадан аткан чәчәк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. 13 төркемнән торган әлеге балалар бакчасында 299 бала тәрбияләнә икән. Бары тик ике төркемдә генә балалар татар телендә тәрбия һәм белем алсалар да, саф татар телендә күрсәтерлек нәтиҗәле эшләре байтак булуын бакчаның өлкән...
-
Ирекле көрәш ярышы
3-4 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында, ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ачык турниры уздырыла. Муниципаль район башкарма комитеты карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе белән Татарстан спорт көрәше федерациясе берлектә оештыра торган әлеге «Tatarstan Masters» ярышында Россиянең һәм кайбер чит илләрнең иң көчле көрәшче ир-егетләре, үсмерләр катнашачак. 3 декабрьдә иртәнге сәгать 10да башланачак ярышларны...
-
«ТАНЕКО»ны министр котлады
«ТАНЕКО» җәмгыятен, Россия дәүләт премиясенә лаек булуы уңаеннан, Татарстан промышленность һәм сәүдә министры котлады. Татарстан Премьер-министры урынбасары, промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, 2016 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өлкәсендә Компаниягә Россия хөкүмәте премиясе тапшырылу уңаеннан, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин исеменә котлау хаты юллаган. Ул хатта әйтелгәнчә, бүгенге...
-
Газетага да языл, театрга билетлы да бул!
Театрга да барырсыз Редакциягә (Химиклар урамы, 64а) килеп, «Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне дә-вам итәбез. Киләсе атнада ягъни 5 - 9 декабрьгә кадәр язылучыларга Түбән Кама драма театрының Халык иҗаты йортында булачак спектакльләренә билетлар әзерләдек. Һәркайсы 200 сумлык әлеге билетлар - Ләбиб Леронның «СыСыСыРда ясалган...нар» (14 декабрьдә була)...
-
Чыршы шәһәрчекләре кайларда булачак?
Елның соңгы, ә кышның беренче аена кердек. Димәк, Яңа ел бәйрәменә дә дүрт атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара. Ул бәйрәмне, бигрәк тә Яңа ел каникулларын безнең түбәнкамалылар шәһәребездәге Чыршы мәйданчыкларында уздырырга гадәтләнгән. Быел ул мәйданчыклар кайларда булачак? Муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе Фирдәвис ХАНОВ...
-
Чиратта – Россия чемпионаты
Татарча көрәш буенча Казанда уздырылган республика чемпионатында Түбән Кама вәкиле Ренас Кәлимуллин үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Бу егетнең исеме көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Ренас үсмер чагыннан «Шинник» спорт комплексында тренер Илнар Гәрәев җитәкчелегендә шөгыльләнеп, төрле ярышларда уңышлы катнашты. Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, егет күптән түгел үзенең әти-әнисе...
-
Яшь дзюдочылар уңышы
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләр Чистайга, 2004-2006 елгы яшьләр арасында дзюдо көрәше буенча республика турнирына барып кайтты. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 300дән артык яшь дзюдочы катнашкан әлеге турнирда «Шинник»ныкылар сынатмады. Фәридә Фазлыева кызлар арасында 44 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә икенче урынны алды, ә Илья Левин - 55 килограммга кадәрге...
-
Заман турында уйланулар
Вакытлар үтә, иске ел артыннан яңасы килә, шуның белән беррәттән замана да үзгәрә, анда яшәүче кешеләрнең тормыш рәвеше, җәмгыятьтә тоткан урыны, уй-фикерләре дә үзгәреш кичерә. Безнең әби-бабайлар яшәгән заманда туганлык хисе, бер-береңә һәрвакыт ярдәм кулы сузу, бердәмлек, тапкан малыңны башкалар белән бүлешә белү кебек сыйфатлар өстенлек иткән. Ул чорда Интернет,...
-
Әниләрнең кадерен белегез!
«Оҗмах - әниләрнең аяк астында», - диләр. Бүгенге көндә күп балаларның бу хакыйкатне онытып, әниләрен кадерсезләвен күреп җан әрни. Үзем белгән, күргән кешеләр язмышлары белән таныштырасым килә. Фатыйма әби гомере буе колхозда иң авыр эшләрдә, көтү көтүдә, урман кисүдә эшләп пенсиягә чыкты. Холыксыз эчкече ире, кеше үтереп, төрмәгә китте, шуннан...