2 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чакыра башлыйлар
2 октябрдән армия сафларына көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Бу көздә РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә 300ләп түбәнкамалыны җибәрү планлаштырыла. Түбән Камадан армиягә алынган егетләрнең күбесе Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. 80ләп егет, үзара килешенү нигезендә, Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм 154- нче аерым Преображение...
-
Ә син хезмәт отрядына язылдыңмы?
ТР студентлар отрядлары арасындагы җәйге Спартакиада үткән атнада гына тәмамланган. Анда Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җиңү яулаганнар. Үзәк директоры Андрей Кубышкин әйтүенчә, командада булган биш егет һәм өч кыз - җирле хезмәт отрядларының озатучылары, төзү эшләрендә катнашучылар, вожатыйлар. Алар моңа кадәр узган бәйгеләрдә төрле...
-
Усал идем...
Такташның бу юлларын хәтерлисездер әле. Ул малай пүчтәк кенә булган ул. Имеш, күрше карчыгының әтәчен урлаган! Вәт мин усал идем ул! Кыз бала булсам да, минем телгә кермәс өчен авылдаш апалар, мине күрсәләр, урамның икенче ягыннан китәләр иде. Белмим, ничек, ни сәбәп беләндер, мин бар авылның кыек эшләрен белеп тора...
-
Татар халкына тугры булды
Күптән түгел зур югалту кичердек. 24 сентябрьдә галим, техник фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Азат Шәймулла улы Зыятдинов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ул фән дөньясында гына бикләнеп ятмады: гаиләсендә барысы да спорт белән дус, бергәләп иҗат кичәләренә, театрга йөрделәр. Түбәнкамалылар күңелендә ул шәһәребезгә милли рух бирүче татар зыялысы...
-
Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел
Түбән Кама «Керәшен» мәдәни- этнографик җәмгыяте рәисе,Түбән Кама күмәртәләп-ваклап сату сәүдә комплексы генераль директоры Тамара Алексеевна Баһаветдиновадан интервью алырга дип берничә ай буе җай чыкканын көттем. Әмма тыгыз эшеннән аерыла алмады ул. Ниһаять, вакыт табып, «гәпләшеп» алырга булдык. Минем өчен иң гаҗәбе - аның үз тормышын, эшен, бар нәрсәне үз...
-
Яңа яшьләр үзәге ачыла
Октябрь башында шәһәребездә «KoVёR» яшьләр үзәге ачылыр дип көтелә. Ул Мәктәп бульварындагы дискоцентр бинасында урнашкан. Аяныч хәлдә булган әлеге бина тыштан да, эчтән дә танымаслык булып уңай якка үзгәргән. Чөнки төзекләндерү эшләре башланганчы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин алдан шәһәр яшьләре белән очрашып фикер алышкан. «Мондый үзәктә идеяләрегез, планнарыгыз тормышка...
-
Без булдырабыз!
Узган санда Түбән Камада 46 студентка төрле премияләр һәм стипендияләр тапшырылуы турында язган идек. Шуларның 15е - унбишенче тапкыр уздырылучы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә диплом эшләре һәм проектлар конкурсы җиңүчесе. 31 студент шәһәрнең яшьләр сәясәте үсешендә актив катнашканнары өчен шәһәр мэрының исемле стипендиясенә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында беренче...
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Татарча яулыкны төрлечә ябып була. Бар нечкәлекләренә «Серле хатын-кыз яулыгы» чарасында өйрәттеләр. Ул Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узды. Тегү һәм бизәнү остасын чакырганнар. Татар әбиләре элек-электән ак шәльяулык бөркәнгән, яшь киленнәр, кызлар алка, чулпы, беләзекнең көмештән коелганын һәм асылташлар белән бизәлгәнен сайлаган. Бизәнү әйберләренең, киемнәрнең гасырлардан килүче үрнәкләре белән китап...
-
Матур хатирәләр белән яши
Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән Вера Боярова редакция белән күптәннән тыгыз элемтәдә. Дөрес, соңгы елларда сирәк килә башлады. Олыгайдым инде, ди. Шулай да, һәр килгәнендә балачагын, яшьлек елларын искә төшереп, кызыклы гына әңгәмә корып утырырга ярата. Түбән Каманы ул башлангычыннан ук белә. Шулай булмый хәле юк, әллә кайчан, Түбән Кама төзелгәнче, бүгенге...