2 апрель 2018 яңалыклары
-
Әйдәгез, бергә булыйк!
1 апрельдән шәһәрдәге, райондагы барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук редакциянең үзендә 2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка яңа бәяләр белән язылу башланды. 1 апрельгә кадәр «Туган як»ка иске бәяләрдән язылырга өлгермәгән газета укучыларыбызга хәзер түбәндәге бәяләр белән язылырга туры киләчәк: «Туган як»ны йорт адресыгызга китерү өчен тулы комплектка (сишәмбе һәм...
-
Яңалыклар
Юллар озыная Бу атнадан Татарстанда боз кичүләре ябылды. Аларның кайберләрендә инде ерганаклар да бар. Ул урыннарда тыю билгеләре куелган. Кичүләр торышын ГИМС хезмәткәрләре тикшереп торачак.
-
Шигъри тәлгәшләр
Моң булып Шагыйрь җаны кылдан нечкә, Шулай әйткән бик хаклы... Шагыйрь халкы шундый инде: Гади, ихлас һәм ...затлы. Матурлыкка гашыйк җаннар, Хисләргә күмеләбез, Бар дөньядан илһам алып, Моң булып түгеләбез... Ралия КӘРИМОВА. Дус шундый була Дус булмый ул, сәламәтлек теләп, Сине сыйлап, хәмер салса. Дустың була, сиңа салкын чакта Йөрәгеңне...
-
Дәфнә яфрагы
Маһруй, җаным, шушы бүлнис коридорында сине очратсам, бар булган чирләрем онытыла. Монда чирләшкә миннән башка да җитәрлек, иске гадәт буенча гына килдем, сөйләсәң, кеше ышанмас, хәзер врачка күренеп йөрүнең кирәге дә калмады. Моның сәбәбе - син биргән төрле төнәтмә, бәлзәм, тәнгә ышкый торган сихәтле майларның файдасы тиюдән дип уйлыйм. Хәтерлисеңме,...
-
Балдак
Үзем белән күптән булып үткән, кичәге, бүгенге вакыйгаларны төштә күрә торган начар гадәтем бар минем. Кичә дә, ирем белән парлап йоклаганда саташып, төш күрдем. Бик тә акыллы, мул сөтле «Манька» кушаматлы савым сыерыбыз бар иде. Шуны «Ой, Манька, Манька» дип сыйпаштырып, җилемнәрен тарткалап, савып утырам, имеш. Инде чиләгемне тутырам дигәндә...