2 март 2012 яңалыклары
-
Көрәш келәмен тәкъдим итү
Хәзерге заманда бик матур бер гадәт - яңа әйберне, китапны һ.б. презентацияләү барлыкка килде. Аны тәкъдим итү, яки гадиләштереп, күрсәтү дип атарга була. Уратма мәктәбенә әле яңа гына кайтартылган көрәш келәмен тәкъдим итү уңаеннан спорт залында уздырылган тантанада авылның көрәшчеләре, спонсорлар, депутатлар катнашты. Көрәш келәме авылга һәрьяклы ярдәм күрсәтүче депутатлары...
-
Балаларны яклап
Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле 20 мартта Түбән Камада халыкны кабул итә. Аның янына керергә теләсәгез, алдан язылып кую зарури. Моның өчен 12 мартка кадәр Төзүчеләр урамының 12нче йортындагы 109нчы бүлмәгә барырга кирәк. Ул бүлмә иртәнге сәгать 8дән көндезге 12гә кадәр эшли.
-
Сорауларыгыз булса...
Полиция эшенә кагылышлы сорауларыгыз булса, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе җитәкчесе полиция полковнигы Айрат Садыйковка һәм полиция подполковнигы Хафиз Нургатинга мөрәҗәгать итә аласыз. Алар 7 мартта - 2нче (Вокзальная, 6), 15 мартта - 3нче (Яшьлек, 8), 22 мартта - 4нче (Җиңүнең 30 еллыгы, 4), 29 мартта 5нче җәмәгать тәртибен саклау...
-
29 февральдә туганнар
Кышның соңгы көнендә Түбән Камада тугыз бала туган, шуларның өчесе - кыз, алтысы - малай. Бала табу йортының медицина статисты Олеся Фадеева сөйләвенчә, бу көнне 20 яшьлек Гөлфинә Һадиеваның бер минут аерма белән ике баласы - кызы һәм улы дөньяга килгән. 29 февраль дүрт елга бер мәртәбә туры килгәнлектән, бу...
-
Барыбыз да катнашыйк!
Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 4 мартта, иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр барлык сайлау участокларында Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча тавыш бирү үткәрелә. Гражданлык бурычын үтәү өчен, үзегезнең сайлау участогына паспортыгыз белән киләсез, һәм сезгә бюллетень бирәчәкләр. Ул бюллетеньдә - Президентлыкка биш кандидатның исем-фамилияләре (алфавит тәртибендә - Жириновский, Зюганов, Миронов, Прохоров,...
-
Чиратта — дөнья беренчелеге
Шәһәребездәге икътисад-хокук колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексында милли һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче Булат Вафин Түбән Каманың спорт даны елъязмасына яңа матур сәхифә язды. Узган ял көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада 1995-1997 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Россиянең рәсми беренчелеге үткәрелде. Анда Татарстан данын якларга тиешле республика җыелма командасына Түбән...
-
Минем өчен яши
Күзне ачсам, шунда әбкәй йөзе, Күзне йомсам, әбкәм күңелемдә. Әби, әбкәм минем өчен генә Янып яши шушы гомерендә. Мин, дип яши, мин дип, янып-көя, Мин дип үтә аның көннәре. Миңа укый изге догаларын: «Имин булсын, улым, көннәрең!» Рәхим-шәфкать тели әби миңа. Ничек инде аны яратмаска?! Сөенечләр, куанычлар белән Әбиемне ник...
-
Шигырь бүләк иттем
Хатын-кызлар бәйрәмен мин Түземсезлек белән көттем. Үзем язган шигыремне Әнигә бүләк иттем. Сөенде әни бүләккә, Ул безгә болай диде: «Хатын-кызлар бәйрәме Бик ешрак булсын иде».
-
Урамда күңелле
Инде яз җитсә дә, көннәр салкын әле. Тик бу безне куркытмый. Җылы куртка, башлык, кышкы итекләр киеп, урамга уйнарга чыгабыз. Тау башыннан чанада, чаңгыда шуып төшү бик күңелле. Ә тимераяклар киеп, бозда шуу тагын да рәхәт. Җепшек көнне без кар атышып уйнадык, кар тәгәрәтеп, Кар бабай ясадык. Аңа таяклардан куллар,...
-
Сабак алган
Борын-борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул кешеләрнең һәрбер әйткән сүзенә ышана торган булган. Яман кешеләр аның бу гадәтеннән явызларча файдаланганнар. Ә туганнары малайны ничек тә акылга өйрәтергә уйлаганнар. Беркөнне аңа: «Иртәгә кызыл кар ява», - дигәннәр. Ул, гадәттәгечә, бу сүзгә ышанган һәм кызыл кар яуганны көтә башлаган. Әмма ул...
-
Хәтеремдә озак сакланыр
Мин Сәгыйть бабаемны бик ярата идем. Ул хәзер вафат инде. Ләкин минем өчен һаман исән кебек. Авыр чакларда гел янымда шикелле. Мин аның көчен тоеп яшим. Бабаем бик уңган, аның кулыннан бөтен эш тә килә иде. Ул агачтан бик матур итеп өй өчен кирәк әйберләрне ясый иде. Һәр эшен җиренә...
-
Чаңгы ярышында
Мин алтынчы класста укыйм. Физкультура укытучыбыз: «Алдагы дәрестә өч класс арасында чаңгы ярышы оештырабыз, әзерләнеп килегез», - диде. Менә спорт костюмнарыбызны киеп, чаңгыларыбызны алып, ярышка чыктык. Без эстафета ярышында көч сынашырга тиеш идек. Укытучыбыз, һәрбер класстан унар кеше сайлап, команда ясады. Мин дә бер командага эләктем. Калган классташлар безнең җанатарлар...
-
Дәү әниемне яратам
Дәү әниемнең исеме - Рафика. Ул Шәңгәлче авылында яши. Аңа 70 яшь. Дәү әнием 1941 елның августында Ташлык авылында туган. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә бик тырыш, күп эшли, уңган, сабыр холыклы. Алар Җәлил бабам белән бергә, матур гаилә корып, 48...
-
Әниләр — гаҗәп кешеләр
«Җәннәт - аналарның аяк астында» дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер. Әнисен яраткан, хөрмәтләгән кеше, минемчә, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни безгә тормыш биргән, тудырган кеше. Без аңа мәңге бурычлы. Әниемне бик нык яратам. Ул булмаса, мин дә булмас идем бит. Тик мин аны тудырганы өчен генә түгел,...
-
Бердәнберем минем
Бу дөньяда кояш нурларына сөенеп, кошлар сайравына куанып яшәвем, тыныч йокым, тәмле ашым өчен әниемә рәхмәтлемен. Минем әни бу дөньяда Иң уңганы, матуры. Нинди бәхет минем өчен Шундый әни булуы. Әнием - җил-давыллардан саклаучым да, усаллардан яклаучым да, төрле һөнәрләргә өйрәтүчем дә. Аннан изге кеше юк. Әниләрне хөрмәт итәргә, күңелләрен...