Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Ульяновск шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда 400 дән артык түбәнкамалы чыгыш ясады

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXll федераль Сабан туе узды.

Бәйрәм чаралары ипподром территориясендә һәм Җиңү паркында үтте. Сабан туена Россиянең 52 төбәгеннән 40 меңнән артык кеше килгән иде.

Кунаклар татар халкының милли уеннарында катнашты, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышты, татар ашларын татып карады. Җыр-биюләр, күргәзмәләр, милли мәйданчыклар беркемне дә битараф  калдырмады.

Түбән Каманың ижат төркемнәре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша күпләрне үзенә җәлеп итте. Прологта 400 артык кеше катнашты.

Төп тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин катнашты.

«Бүгенге бәйрәмнең нинди дәрәҗәдә оештырылуын күрәбез. Ульяновск өлкәсе бәйрәмне  яхшы  әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм, шулай ук Түбән Кама муниципаль районына аерым рәхмәт әйтәсем килә», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Тантаналы өлештән соң массакүләм күңел ачулар дәвам итте. Берьюлы дүрт сәхнә мәйданчыгында концерт барды, анда Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең танылган артистлары чыгыш ясады.

Әлбәттә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе – көрәш тә булды.  Быел федераль Сабан туеның абсолют батыр исеменә  Димитровградтан Сергей Павлик лаек булды.

Киләсе елда федераль Сабан туе Кемерово өлкәсендә Кузбасста узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев