Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Каманың шәһәр статусы алуына 58 ел булды

Узган ял көннәрендә Түбән Кама зурлап үзенең «туган көн» ен бәйрәм итте.

Бәйрәм чаралары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дәвам итте. Аларның кайберләрен генә искә алып үтик. Шәһәр көненә багышлап 20 сентябрьдә капиталь ремонттан соң берничә ишегалды ачылды. Вахитов проспекты, 32, Кайманов, 2/18 һәм Менделеев урамнары, 16 йортларның ишегалларын яңарттылар. Анда эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарылган. Ишегалларында асфальт юллар төзекләндерелде, балалар һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, мәйданчыклар, светодиодлы яктырткычлар куелды. Барлык ишегалларында да ремонт тәмамлану уңаеннан бәйрәм чаралары узды. 

Шәһәр мэры Рамил Муллин Түбән Каманың Мактаулы гражданины Әгътәс Галиәхмәтовка медаль тапшыра / Альберт Муклаков фотосы

Шәһәр көненә багышланган тагын бер мөһим вакыйга — 27 нче микрорайонда яңа променад ачу тантанасы 21е көнне узды. «Нефтехимиклар» паркыннан алып Чулман урамына кадәрге участокта яңа иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Эскәмияләр һәм тыныч ял итү зоналары променадның зур өлешен алып тора. Киләчәктә бу урын түбәнкамалыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнер әле. Шушы көнне үк тагын бер зур вакыйга — Менделеев исемендәге яңартылган бульвар ачылу да Шәһәр көненә зур бүләк булды. Биредә 12 туя, 20 артыш һәм 1000 кизильник агачы утыртылды. Яшелләндерү эшләре киләчәктә дә дәвам ителәчәк.

Көндезге 12дән «Манзара» сәүдә үзәге каршында зур гастрономия фестивале эшләде. Шинчылар проспектында спорт машиналары һәм мотоциклчылар күргәзмәсе өлкәннәрдә генә түгел, балаларда да зур кызыксыну уятты. Көндезге икеләрдә башланган концерт үзенә 20 меңнән артык кеше җыйды. Җирле артистларның чыгышыннан соң сәхнәгә «Камертон» төркеме, татар эстрадасы артисты Рәсим Низамов күтәрелде. Бәйрәмнең махсус кунагы — «Galibri & Mavik» дуэтының популяр җырларына бар халык кушылып җырлады. 

Никахлашу сараенда шәһәр көненә багышланган ретро-күргәзмә ачылды. Андагы һәр фоторәсем уникаль тарих турында сөйли. Күргәзмәдә шәһәргә нигез салынуның беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр фотолар урын алган.

Гадәттәгечә «Гаилә» паркы да чаралардан читтә калмады. Түбән Каманың туган көнен бәйрәм итү кысаларында, шәһәр халкын һәм кунакларны балалар музыка мәктәпләрендә һәм балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр котлады.

Ялларда әле шәһәр көненә багышланган тагын бик күп чаралар узды. Түбәнкамалылар рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр. Эшли белгән кешенең зурлап ял итәргә дә хакы бар. 58 ел эчендә шундый матур, төзек шәһәр төзелгән икән — бу шәһәрдәшләребезнең зур уңышы һәм тырыш хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев