Түбән Камада мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтә
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бүген исламның төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.
Иртәнге 5.45 сәгатьтә Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчетендә Коръән яңгырады. 6.00 сәгатьтә бәйрәм намазы булды.
Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовның вәгазен тыңларга 500дән артык түбәнкамалы килде.
Мәчет территориясендә корбан чалу өчен мәйданчык да оештырылган. Анда 300 ләп сарык тәкъдим ителгән.
Иртәнге сәгать тугызда «Гаилә» паркында бәйрәм чаралары башланды. Анда кунакларны «Ихлас» рухи үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең театральләштерелгән тамашасы, гаилә-спорт уеннары, иҗади мастер-класслар һәм осталар ярминкәсе көтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев