Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

«Сабан туе – хезмәт туе»

15 июль көнне Саба районының мәдәни-спорт комплексында Татарстан журналистларының гомуми Сабан туе булды. Бәйрәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланган иде. ТМ акционерлык җәмгыятенең 65 филиалы катнашкан Сабантуйга Түбән Камадан НТР медиахолдингы журналистлары да барды.

Беркемгә дә сер түгел, язгы кыр эшләре тәмамлангач авыл хезмәтчәннәре үткәрә торган Сабантуй бәйрәмен соңгы елларда башка һөнәр ияләре дә үз итте. Милли, популяр бәйрәмебезнең шундый дан-шөһрәт казануы күңелле күренеш, билгеле. Һәм менә быел, мәгълүмат чаралары тарихында беренче мәртәбә, башка бөтен тармаклар да сабантуйларны уздырып бетергәч, җәйнең нәкъ кыл уртасында – 15 июльдә журналистлар Сабан туе оештырылды.

Мәгълүм татар җырында «Сабан туе – хезмәт туе» дигән юллар бар. Чыннан да, бу бәйрәмнең, төп эчтәлеге хезмәткә бәйле. Игенчеләр аны язгы кыр эшләре тәмамланып, ирешелгәннәргә нәтиҗә ясаган вакытта билгеләп үтсәләр, журналистлар басма мәгълүмат чараларында иң җаваплы чорга – 2022 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгән вакытка туры китергәннәр. Оештыручылар бәйрәмне әзерләгәндә шунысын да исәптә тотканнар, әлбәттә.

Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов та катнашты. Филиаллардан килгән кунаклар спорт-мәдәни комплекста үзләренә билгеләнгән урыннарын алгач, җитәкчеләрнең сәламләү сүзләреннән соң, хуҗалар, ягъни сабалылар, гармунчылар ансамбле белән берлектә, «яулык җыю» йоласын башкардылар – һәр филиал вәкилләре янына аерым-аерым тукталып, алдан махсус әзерләнгән бүләкләрен кабул итеп алдылар. Бу йола да җыр-музыка, уен-көлке белән үрелеп барды.

Халкыбызның гасырлар дәвамында үзгәрешсез калган милли уеннары, бәйгеләре – Сабантуйның иң күңелле мизгелләредер, мөгаен! Һәркемнең балачагыннан хәтерендә калган милли көрәш, капчык киеп йөгерү, йомырка (теннис шары) салынган кашык кабып узышу, капчык сугышы, чүлмәк вату һ.б. ярышлардан тыш, кул пычкысы белән агач кисү, турникта күтәрелү, кул көрәштерү (армрестлинг) кебек заманчарак көч сынашулар, спорт ярышлары да оештырылды бәйрәмдә.

Шунысы куанычлы – тере бүләкләрнең иң беренчесенә ия булу (язмышы хәл ителәсе минутларны читлектә зур сабырлык белән көтеп торучы тәкәдән кала), югары чөелгән әтәчне тотып алу бәхете НТР медиахолдингы телевидение операторы Рафаэль Рәкыйповка язган икән. Ул җитез генә әтәчне эләктереп тә алды.

Түбәнкамалылар башка ярышларда да зур активлык күрсәттеләр һәм күбесендә җиңү яуладылар. Шулай булмаса, уеннарда катнашу буенча иң актив филиалларны билгеләгәндә жюри Түбән Кама-информ командасына өченче урынны бирмәс иде.

Сабантуй милли көрәштән башка гына узамыни соң?! Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре ул бәйгедә дә көчләрен сынап карадылар. Киеренке көрәшләрдән соң, җиңүче мәгълүм булды. Ул – «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрид Салихов. Баш батырга тәкә бүләк иттеләр.

Кыскасы, Сабантуй һәркемгә ошады. Беренче коймак төерле була дигән мәгълүм әйтем бу бәйрәмгә кагылмый. Ул төерсез булды кебек. Афәрин! Журналистлар Сабан туе-2022не оештырган «ТАТМЕДИА» җитәкчелегенә һәм, әлбәттә, табигатьнең шундый гүзәл урынында, уңайлы шартлар тудырып, күркәм бәйрәм уздыру мөмкинлеге биргән сабалыларга олы рәхмәт! Бу Сабантуйдан соң һәркемнең күңелендә, дәвамлы булсын, ел саен булсын, дигән теләк калгандыр, мөгаен?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев