Рамил Муллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Түбән Кама мэры Рамил Муллин укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Укытучы – күп сыйфатларны берләштерә торган һөнәр иясе. Бу белем бирүче кеше генә түгел. Бу – иҗатчы һәм остаз, акыллы, зирәк һәм киң күңелле кеше! Без барыбыз да үскән педагогларыбызны рәхмәт һәм җылы хисләр белән искә алабыз. Аларның йөзләре һәрвакыт хәтердә кала, ә киңәшләр тормышта ярдәм итә. Бүген тагын бер кат укытучыларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри уңышлар телибез!» – ди Рамиль Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев