Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Видеокүз»ләр барысын да күрә

Әле ун-унбиш еллар элек кенә видеокүзәтү камералары турында ишетеп кенә белә идек.

Ә хәзер исә шәһәр тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый. Һәм видеокамералар саны елдан-ел арта гына бара. Бүгенге көндә шәһәребез урамнарында, ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында барлыгы 4436 камера эшли икән. Шуларның 599 ы быел гына урнаштырылган. 

Чыннан да, мондый "электрон күз«ләр ярдәмендә хокук бозуларны ачыкларга, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тотарга, юл хәрәкәте иминлеген җайга салырга мөмкин. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов шул хакта сөйләде. 

Камералар урнаштыруның йорт хуҗалыклары санына процент чагыштырмасы буенча Түбән Кама республикада беренче урында тора. Видеокүзәтү камералары белән тәэмин итү эше 3 юнәлештә — «Имин шәһәр», «Имин ишегалды» һәм «Җәмәгать киңлекләре» программалары кысаларында алып барыла.

«Шәһәрдә видеокүзәтү камералары урнаштыру, беренче чиратта, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Бу юнәлештә зур эш алып барыла. Безнең бурыч — шәһәрне видеокүзәтү белән максималь колачлау», — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин. 

«Имин шәһәр» программасы буенча камералар юл участокларына һәм халык күп йөри торган урыннарга куела. Бүгенге көндә программа кысаларында 189 камера урнаштырылган, шуларның 129ы агымдагы елда куелган. Бу күрсәткеч әлеге программаның 7 еллык тарихында ике тапкыр күбрәк икән.

Әлбәттә, шәһәр кешеләренең күпчелеге җәмәгать урыннарына камералар куюны хуплый. Заманыбызның алдынгы фән-техника казанышы булып торган "видеокүз«нең хокук сагындагы ролен барчабыз да яхшы аңлый. Моңа мисаллар да китерергә мөмкин. Әйтик, агымдагы елның 9 аенда, видеокүзәтү камералары ярдәмендә 162 җинаять ачылган һәм 570 административ беркетмә төзелгән. 

Ишегалларына һәм андагы вакыйгаларга күзәтчелек итүдә видеокамераларның әһәмияте аеруча зур. Камералар барлык керү һәм чыгу урыннарын, балаларның уен мәйданчыкларын, машина кую урыннарын, каты көнкүреш калдыклары җыю нокталарын контрольдә тотуны тәэмин итә. Хәзерге вакытта йортлар ишегалларын 3760 камера «күзәтеп тора», шуларның 414 е агымдагы елның 10 аенда урнаштырылган. 

Йорт яны территориясенең комплекслы иминлеген булдыру өчен гадәти «Имин ишегалды» камераларыннан тыш, IPдомофоннар да урнаштырыла. Бүгенге көндә 135 күпфатирлы йорт шундый «акыллы» домофоннар белән җиһазландырылган. Киләчәктә аларның санын тагын да арттыру күздә тотыла. Абонент түләве дә элеккечә, нибары 30 сум гына. 

Шәһәребездә кешеләр күпләп ял итәргә ярата торган җәмәгать киңлекләре — парклар, скверлар шактый. Кайберләрендә бәйрәм вакытларында гына түгел, гадәти көннәрдә дә халык күп була. Әлбәттә, аларда төрле күңел ачу чаралары оештыру белән бергә, кешеләрнең иминлеген тәмин итү турында да кайгырту кирәк. Бу уңайдан, шәһәрдәге егерме шундый урынга барлыгы 487 камера урнаштырылган, шуларның 56 сын — Мәктәп бульвары һәм Бакый Урманче урамындагыларын — әле быел гына куйганнар. 

Болардан тыш, Түбән Кама районының 226 социаль учреждениесендә бүген 3439 камера тора. 

Тиздән Түбән Каманың 60 еллыгы җитә. Бу уңайдан, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен имин һәм тыныч мохит тәэмин итү зарур. Шәһәрдәге барлык урыннарга видеокүзәтү урнаштыру буенча башкарылачак эшләр планы әзерләнгән инде.

Рәсем freepik. com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев