Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Вакытында булырмы?..

Җылылык бирү сезоны башлана.

 Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә коммуналь хезмәтләр җылылык бирүгә тулысынча диярлек әзер. Дөрес, әлегә эшләп бетерәсе урыннар бар икән. 

Җылылык, беренче чиратта, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә биреләчәк. Ә торак йортларга бераз соңрак бирелә: фаразлар буенча 16-18 сентябрьдән дә иртәрәк түгел. 

Әлбәттә, җылылыкның ни дәрәҗәдә иртә яки соң бирелүе, беренче чиратта, һава торышына бәйле булса, аның гади түбәнкамалылар белеп бетерми торган башка сәбәпләре дә бар. Алар: әйтик, күрше Яр Чаллы шәһәре белән чагыштырганда, җылылык челтәрләренең үзенчәлекле конструктив төзелешенә, бигрәк тә, аларның төзеклеге өчен ничә подрядчы оешма җаваплы булуына бәйле. 

Шәһәрдә һәм районда рәсми мәгълүматлар буенча 1000 нән артык күпфатирлы йорт исәпләнә. Сүз дә юк, вакытында җылылык бирүгә алар барысы да әзер. Ә менә җылылык һәм кайнар су бирү челтәре бик нык тузганлыктан, җылыту сезоны башланганда тоткарлыклар да килеп чыгарга мөмкин икән. 

«Тарифка салынган капиталь ремонт күләме, челтәрләрнең хезмәт итү вакытына туры килмәгәнлектән, хәл елдан-ел начарлана бара», — дип аңлатты торак коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Вадим Бровко.

Кирилл Давкаев
Фото freepik. com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев