Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Уяулык ярдәм иткән

Түбән Кама полициясенә Менделеев урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләрдән өч ир-атның алар йортында нәрсәдер эзләве турында хәбәр килгән.

Шәһәрдәшләребез уяулык күрсәтеп, полиция хезмәткәрләренә наркотиклар эзләгән өч ир-атны тоткарларга ярдәм иткән. Түбән Кама полициясенә Менделеев урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләрдән өч ир-атның алар йортында нәрсәдер эзләве турында хәбәр килгән. 

Тиз арада күрсәтелгән урынга килеп җиткән патруль, ир-атларның берсенең җиргә кара төргәк ыргытканын күрә. Шикле пакетта 1,76 грамм авырлыктагы «мефедрон» наркотигы була. Ир-атларның икенчесендә наркотиклар яшерелгән урыннарның географик координаталарын күрсәтүче фотолар булган телефон табылган. Бу ир-атларның өчесе дә тоткарланган. Хәзер аларга карата «наркотикларны законсыз җитештерү, сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Моннан тыш, икесенә «табиб күрсәтмәсеннән башка наркотиклар яки психотроп матдәләр куллану» маддәсе буенча административ протоколлар төзелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев