Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларны Сабантуйга бүләкләр җыюда катнашырга чакыралар

Бүләк җыю 18 сәгатьтә башлана.

Пәнҗешәмбе, 15 июньдә Түбән Кама халкы милли Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыюда катнаша алачак. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арбага җигелгән ат Химиклар проспектындагы 72б йортыннан йөри башлый һәм Мәктәп бульвары, 7/2 адресы буенча урнашкан «Ковер» яшьләр үзәге янында туктый. Юлда өч тукталыш булачак:

  • Шинчылар проспектындагы 44 нче йорт янында;
  • Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында;
  • Студентлар урамындагы 32Б йорт янында.

Һәр тукталышта түбәнкамалыларга театрлаштырылган музыкаль тамаша күрсәтеләчәк, ә теләгән һәркем Сабантуй конкурсларында, уеннарында һәм спорт ярышларында катнашучылар өчен бүләкләр җыюда катнаша алачак.

Бүләк җыю 18 сәгатьтә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев