Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларны 2023 елда юлларны капиталь ремонтлау турында фикер алышырга чакыралар

Очрашу җомга көнне, 2 июньдә, «Ковер» яшьләр инициативасы үзәгендә узачак.

Түбән Кама халкын быел юлларны капиталь ремонтлау уңаеннан район башкарма комитеты һәм «Татавтодор» филиалы вәкилләре белән очрашуга чакыралар.

Чара интерактив форматта узачак, анда һәр катнашучы агымдагы ремонт һәм киләчәккә планнар турында сораулар бирә, башкарылган эш турында намуслы фикер калдыра һәм үз тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак.

Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Радик Хаҗиев, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Айназ Ярмиев һәм «Татавтодор» АҖнең Түбән Кама филиалы вәкилләре катнашачак.

Очрашу җомга көнне, 2 июньдә, «Ковер» яшьләр инициативасы үзәгендә узачак. Шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә «Нижнекамск» төркемендә трансляция оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев