Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга шәһәрдәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла торган товарлар турында сөйләделәр

Бызов базарында сәүдә рәтләре көн саен, ә «Комета» базарында ял көннәрендә эшли.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Түбән Кама халкы яшелчә, ит, бал, сөт һәм башка продукция сатып ала ала. Товарны якындагы биш районнан килгән фермерлар тәкъдим итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсендә сөйләделәр.

«Ярминкәдә сыер, дуңгыз, кош, ат һәм сарык ите сатып алырга мөмкин. Яшелчәләрнең киң ассортименты тәкъдим ителә: бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер. Моннан тыш, район умартачылары да үз продукциясен тәкъдим итә. Шулай ук сөт продуктларын сатып алырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр Төзүчеләр урамы 2б адресы буенча «Комета» базарында һәм Бызов базарында урнашкан. Сатып алучыларга чәй тәкъдим ителә, җыр-музыка яңгырап тора. 

Бызов базарында сәүдә рәтләре көн саен, ә «Комета» базарында ял көннәрендә эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев