Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга коры үлән һәм чүп яндырган өчен штрафлар турында искә төшерделәр

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Төбәк халкына бу чорда коры үләнне, чүп-чарны яндырырга, шулай ук урман участоклары белән чиктәш торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләргә ярамый, дип искәртәләр.

Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районнарында яшәүчеләргә режимны бозган өчен кулланыла торган штраф күләме турында искә төшерәләр:

  • гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сум күләмендә;
  • вазифаи затларга — 30 меңнән 60 меңгә кадәр;
  • юридик затларга — 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Түбән Кама муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Рамил Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елда Түбән Кама районында 190 тапкыр коры үлән һәм чүп-чар януы теркәлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев