Түбәнкамалыларга яңа ел фейерверкларын ике мәйданчыкта җибәрергә рөхсәт иттеләр
Татарстанда янгынга каршы махсус режим 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Түбән Камада, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда фейерверкларны ике махсус җиһазландырылган мәйданчыкта гына җибәрү рөхсәт ителәчәк: Химиклар проспектындагы 86 нчы йорт һәм Көньяк урамындагы 4 нче йорт каршында. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда пиротехника куллану чикләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев