Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында яңа килешү төзергә кирәк

Килешүләрне яңадан төзү өчен «ЭПУ Нижнекамск Горгаз», Первопроходцев урамы, 18Б адресы буенча мөрәҗәгать итәргә.

Яңа елга кадәр түбәнкамалыларга газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында яңа килешү төзергә туры киләчәк.

2024 елның 1 гыйнварына фатир хуҗалары газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында килешүне закон таләпләренә туры китереп яңадан төзергә тиеш. Әгәр дә бу эшләнмәсә, тәэмин итүче торакка газ кертүне туктатырга хокуклы, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Килешүләрне яңарту өчен 2024 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

  • шәхесне раслаучы төп документ;
  • милек хокукын яки торак биналардан файдалануның башка нигезләрен раслаучы документларның оригиналы һәм күчермәсе;
  • гаилә составы турында белешмә.

Килешүләрне яңадан төзү өчен «ЭПУ Нижнекамск Горгаз», Первопроходцев урамы, 18Б адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев